АКШ президенты итеп сайланган Доналд Трамп Украинада сугышны тиз арада туктатырга һәм сөйләшүләр башларга чакырды. Аның әйтүенчә, Украина президенты Владимир Зеленский Русия белән "килешү" төзергә тели. Трамп бу хакта үзенең Truth Social социаль челтәрендә Сүриядәге хәлләр турында аңлатма биргәндә язды.
"Асад юк. Ул иленнән качты. Аны яклаучы Владимир Путин җитәкчелегендәге Русия аны яклау белән башка кызыксынмый. Гомумән Русиягә анда катнашасы түгел иде", диде Трамп.
Аның әйтүенчә, Украинадагы сугыш аркасында Мәскәү Сүриягә карата "бөтен кызыксынуын югалтты". Трамп сүзләренчә, әлеге сугышта Русиянең якынча 600 мең хәрбие яраланган яки үтерелгән.
Трамп Украина президенты Владимир Зеленскийның "бу акылсызлыкны туктату" өчен Русия белән "килешү" төзергә теләвен әйтә. Ул Украина ягыннан югалтуларны "400 мең хәрби" дип бәяли.
"Тиз арада атышларны туктарырга һәм сөйләшүләр башларга кирәк. Бик күп кеше гомере әрәм булды, бик күп гаилә җимерелде. Әгәр шулай дәвам итсә, ул зуррак һәм начаррак нәрсәгә әйләнергә мөмкин. Мин Владимирны яхшы беләм. Хәзер аның гамәл кылу вакыты. Кытай ярдәм итә ала. Дөнья көтә! - дип язган Трамп.
Бер көн алдан Трамп Парижда Франция президенты Эммануэл Макрон һәм Украина президенты Владимир Зеленский белән очрашты. Сөйләшү якынча 35 минут дәвам итте. Азакта матбугат очрашуы булмады. Президентлар янгыннан соң торгызылган Нотр-Дам чиркәвен ачу тантанасына китте.
Axios чыганагы хәбәр итүенчә, Трамп Зеленский белән очрашырга теләмәгән, ләкин ахыр чиктә ризалашкан. Чыганаклар сүзләренчә, очрашу "яхшы һәм нәтиҗәле" булып чыккан. "Без үз кешеләребез, сугыш кырындагы хәлләр һәм Украина өчен гадел солых турында сөйләштек, без барыбыз да бу сугышны мөмкин кадәр тиз һәм гадел итеп туктатырга телибез", диде очрашудан соң Зеленский.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!