Хакимияттән бәреп төшерелгән Сүрия президенты Бәшәр Әсад -Мәскәүдә. Ул Русиядә сыену алган. Бу хакта TAСС һәм Русиянең башка дәүләт мәгълүмат чаралары якшәмбе кичендә Кремльдәге чыганакка сылтанып хәбәр итте.
"Әсад гаиләсе белән Мәскәүгә килде. Һуманитар карашларга нигезләнеп Русия аларга сыену бирде", - дип китерә исеме әйтелмәгән чыганак сүзләрен агентлыклар.
Гәрчә Әсад вазифадан китүен рәсми игълан итмәсә дә TАСС хәбәрендә ул "элекке" президент дип әйтелгән. Русия тышкы эшләр министрлыгы якшәмбе иртән "Б.Әсад һәм Сүрия Гарәп Республикасы территориясендәге кораллы бәрелешләрдә катнашучылар арасындагы сөйләшүләр нәтиҗәсендә, ул президент вазифасыннан китәргә булды һәм хакимиятне тыныч юл белән тапшыру турында фәрман биреп илдән китте. Русия бу сөйләшүләрдә катнашмады ", диде.
Элегрәк Бәшәр Әсадның кайда булуы билгеле түгел диелде. Ул илдән качарга омтылып, авиаһәләкәткә юлыгуы ихтимал, дип язды Reuters.
Әсадны Мәскәүгә китергән очкыч Хмеймим Русия хәрби базасыннан яки Латакия һава аланыннан очып киткән булуы ихтимал.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!