Дөнья башкорт корылтае рәисе урынбасары “оппозицион элементлар” һәм “экоактивистлар” белән көрәшергә чакырды

Расих Хәмитов

Ул аларны “иждивенецлар” дип атады.

Дөнья башкорт корылтае рәисе урынбасары Расих Хәмитов экология активистлары белән көрәшне дәвам итәргә кирәк дип белдерде. Бу хакта ул 12-14 декабрьдә узачак VI Дөнья башкорт корылтае уңаеннан "Башинформ" дәүләт мәгълүмат агентлыгына сөйләгән.

— Оппозицион элементлар белән көрәшне дәвам итәргә кирәк. Мин кешеләрне конфликтка этәргән һәм үзләрен экология активисты дип атаган егетләр белән сөйләштем. Алар күп сөйли, ләкин үзләре эшләргә теләми, һәрвакыт хакимияттән нидер көтә. Мин аларны иждивенецлар дип атыйм, — дигән ул.

Аныңча, 12-14 декабрьдә узачак VI Дөнья башкорт корылтаенда экология мәсьәләсе аерым күтәреләчәк, резолюциядә "кирәкле тәкъдимнәр" урын алчак.

— Резолюциядә табигый ресурсларны саклауны көчәйтү һәм яңа тыюлыклар булдыру бурычы куелган. Таулардан агучы чишмәләрне, шулай ук Талкас, Ургун һәм Аслыкүл күлләрен саклау да иң мөһим бурычларның берсе.

Башкортстанда экология мәсьәләсе кискен тора. Соңгы елларда республикада экология активистлары һәм башкорт милли хәрәкәте шиханнарны саклау өчен көрәште.

Быел 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде. Ул Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.

"Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миңнияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!