Казанның Алтан бистәсендәге Утыз Имәни исемендәге мәчеткә куәт оешмасы вәкилләре һәм прокуратура рейд белән килгән, дип хәбәр итә Татарстан куәт оешмаларына якын "Татарская якудза" Telegram каналы.
"Анда "Сөенеч" дип аталган мөселман балалар мәгариф оешмасының рөхсәтсез эшләве ачыкланган. Әлеге мәхәлләгә карата административ эш кузгатылган", диелә хәбәрдә.
Бу мәчет имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшинның өченче тапкыр дини мәктәбе ябылуы, дип тә искәртелгән.
"Сөенеч" мөселман мәктәбендә Коръән дәресләре, дин нигезләре курслары оештырылган. Анда мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә сабак ала алган.
Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге мәчет Казанның Алтан бистәсендә 2023 елда Корбан бәйрәме вакытында ачылды. Ул Идел буе районында Имәнлек урамында төзелгән һәм башкалада иң зур мәчетләрнең берсе санала: дин йорты 1100 кешене сыйдыра ала. Бәйрәм намазына ул вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин килгән иде.
Мәчет имам-хатыйбы Йосыф Дәүләтшин элек Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе булып эшләде. 2011 елда Татарстан мөфтие Илдус Фәиз карары белән Йосыф Дәүләтшин һәм Түбән Камадагы "Рисалә" мәдрәсәсе җитәкчесенә имеш "идарәнең рухи берлеген бозган өчен" шелтә ясалды. Фәиз чорында мәдрәсә үз эшен туктаткан иде. Соңгы елларда Йосыф Дәүләтшин Казанда эшли.
Бүген Татарстанда 11 дини уку йорты эшли. Бу — Болгар ислам академиясе, Русия ислам институты һәм Казан ислам университеты (бу ике уку йорты да бер бинада урнашкан, беренчесе дөньяви фәннәрдән белем бирә, икенчесе — дини фәннәрдән) һәм 8 мәдрәсә эшли. Аларда Русиянең 45 төбәгеннән 4 меңнән артык шәкерт белем ала. Шулай ук республикадагы 700 мәчет каршында курслар эшләп килә.
Былтыр республикадагы мәдрәсә укытучысының уртачак хезмәт хакы — 17 мең сум булган.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң мәчетләргә һәм гыйбадәт йортларына басым башланды. 2023 елда куәт оешмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тирәсендәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортларын тикшерүне көчәйтте. 22 ноябрьдә Хабаровскиның гыйбадәт йортында ОМОН җомга намазын өзгән һәм "татарларны, башкортларны тезләндерделәр" дип хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!