Нариман Джелял Украинаның Төркиядәге илчесе итеп билгеләнде

Нариман Джелял

Бу хакта рәсми фәрманны Укриана президенты Владимир Зеленский имзалаган.

Украина президенты Владимир Зеленский фәрманы белән кырымтатар активисты, Милли мәҗлес рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелялны Украинаның Төркиядәге илчесе итеп билгеләнгән. Бу хакта Зеленский үзенең Телеграм каналында хәбәр итте. Ул Әнкарада кайчан эшли башлаячагы турында әлегә билгеле түгел.

  • 2021 елның 4 сентябрендә Джелял Кырымда тоткарланды, ул Перевальное бистәседәге газ торбасын белән диверсия оештыруда гаеп тагылды.
  • 2022 елда аннексияләнгән Кырымның Югары мәхкәмәсе Нариман Джелялны гаепле дип табып, 17 елга хөкем итте. Ул кырыс шартлардагы колониядә утырырга тиеш дигән карар чыгарылды, моннан тыш аңа 700 мең сум күләмдә штраф салынды.
  • 2024 елның 28 июлендә Джелял Украина белән Русия арасында үткәрелгән тоткыннар алмашы нәтиҗәсендә Русиядән азат ителде һәм Украинага чыгарылды.

Азатлык радиосының Украина хезмәте Нариман Джелял белән интервью ясады. Ул азат ителүчеләр арасында милли активистлар аз булуы хакында фикерләре белән бүлешкән иде.

"Русия либералларын иреккә чыгаруга ярдәм итүче зур дәүләтләр курка. Чеченнар булсынмы, татарлар, башкортлар яки Кавказ халыклары булсынмы, бу илләр аларга үз теләктәшлеген күрсәтсә, үзләрендә дә проблемнар туар дип курка. Аларның да җирләрендә шундый асаба халыклар яши, алар да үз хокукларын якларга тели. Күп кенә Европа дәүләтләре — элекке колониаль дәүләтләр. Шуңа күрә алар бу мәсьәләдән ераклашырга тырыша. Минемчә, моны яхшы уйлап эш итәргә кирәк. Русия либераллары Русияне сакларга тели, ә асаба халыкларның милли хәрәкәтләре Русияне таркатырга тырыша. Бу урында зур бер проблем бар", диде ул.

🛑 Азатлык Радиосы сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!