Русия президенты Владимир Путин илдә экстремизмга каршы көрәшнең яңа "Стратегия"сен раслау турында фәрман имзалады. Документ рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Яңартылган стратегиядә беренче тапкыр русофобия төшенчәсе кертелгән. Ягъни "Русия ватандашларына, урыс теленә һәм мәдәниятенә карата дошманлык, гаделсезлек һәм нәфрәтле караш" дип билгеләнгән. Шулай ук русофобиягә Русиягә дус булмаган дәүләт хакимиятләренең дискриминацион гамәлләре дә кергән.
Стратегиядә кайбер дәүләтләр тарафыннан экстремизмның гибрид сугышлар һәм башка илләрнең эчке эшләренә тыкшыну өчен кулланылуы ассызыкланган. Экстремизм чыганаклары арасында Украина да телгә алына. Русия хакимиятләре фикеренчә, анда Русиягә янау тудыручы "радикаль неонацист төркемнәр" хуплана.
Документта украин кризисы русофобия рухын көчәйтү һәм Русиягә каршы гибрид сугыш алып бару коралы буларак бәяләнә. Украина җирлегеннән янаган куркынычларны юк итү стратегиянең төп бурычы итеп билгеләнә.
Тотрыксызлыкка китерә торган факторлар арасында килештерелмәгән протест чаралары, массакүләм тәртипсезлекләргә әйләнгән акцияләр, мигрантларның канунсыз гамәлләре һәм хөкүмәтнеке булмаган халыкара оешмаларның деструктив эшчәнлеге телгә алына.
Стратегия, шулай ук, чит илләргә экстремистик эшчәнлектә катнашу яки "дошман дәүләтләрнең" экстремизм билгеләре булган укыту үзәкләрендә белем алу өчен баручы кешеләрне исәпкә алырга тәкъдим итә.
Әмма документта "дошман дәүләтләрнең укыту үзәкләре" төшенчәсенә нинди билгеләмәләр нигезендә бәя бирелүе ачыкланмаган.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!