Алиев: казага очраган AZAL очкычы "җирдән ут ачу нәтиҗәсендә зыян күргән"

Азәрбайҗан Русиягә өч таләп белән чыккан.

Казакъстанның Актау шәһәре янында казага очраган "Азәрбайҗан һава юллары" очкычы "җирдән ут ачу нәтиҗәсендә зыян күргән" дип белдерде якшәмбе көнне Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев. Аның сүзләрен, шул исәптән, Русия дәүләт агентлыгы ТАСС та китерә.

Алиев сүзләренчә, очкычка тышкы зыян Грозный шәһәре янында ясалган һәм очкыч шунда ук идарәне югалткан. "Без беләбез, радиоэлектрон каршы тору чаралары очкычны идарә ителмәслек хәлгә китергән. Бу – очкычка ясалган беренче зыян", дип китерә аның сүзләрен "Интерфакс". Әлеге белдерүне Алиев AzTV телеканалына биргән әңгәмәсендә ясаган.

Президент билгеләп үткәнчә, авиаказаның ахыргы сәбәбе "кара тартмалар"ны тикшергәч билгеле булачак. Ләкин, аның сүзләренчә, очкыч фюзеляжында булган зур тишекләр очкычның кошлар төркеме белән бәрелешү версиясен тулысынча кире кага.

Алиев очкычның махсус рәвештә бәреп төшерелмәвенә ышана, әмма ул Русиядә кайбер даирәләрнең бу хәлне яшерергә теләвен искәртте. "Безне гаҗәпләндергән һәм борчыган хәлләрнең берсе шул булды: Русия рәсми структуралары бу хәлне газ баллоны шартлавы версияләре белән аңлатырга тырышты. Бу Русиянең әлеге мәсьәләне яшерергә теләвен ачык күрсәтте, һәм әлеге хәл беркемне дә бизәми", диде Алиев. Шулай ук аның әйтүенчә, Баку өч тәүлек дәвамында Русиядән нигезсез версияләрдән башка аңлатма ишетмәгән.

Илһам Алиев сүзләренчә, Азәрбайҗан 27 декабрьдә Русиягә өч таләбен җиткергән: гафу үтенү, гаепне тану, гаепләнүчеләрне җаваплылыкка тарту һәм зыянны каплау. Аның әйтүенчә, беренче таләп 28 декабрьдә үтәлгән.

Шимбә көнне Илһам Алиев белән Русия президенты Владимир Путин телефоннан сөйләшкән. Русия ягы инициативасы белән үткән әлеге сөйләшү вакытында Путин Русия күгендәге "фаҗигале инцидент" сәбәпле гафу үтенүен белдергән һәм һәлак булучылар гаиләләренең кайгысын уртаклашкан. Кремль хәбәрендә очкычның Бакудан килүе һәм Грозный шәһәренә төшәргә берничә тапкыр омтылуын, әмма шул вакытта шәһәргә һәм якын-тирә җирлекләргә (Моздок һәм Владикавказ) украин дроннарының һөҗүм итүе вә Русия һава һөҗүменнән саклану чаралары аларны бастыруы әйтелә. Шул ук вакытта Кремль хәбәрендә очкыч казасының сәбәпләре турында төгәл мәгълүмат юк.

Кремль матбугат хезмәте 29 декабрьдә AZAL очкычы казасы белән бәйле мәсьәләләр турында Путин һәм Алиев арасында тагын бер телефон сөйләшүе булуы турында хәбәр итте.

🛑 Азатлык Радиосы сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!