2024 ел фотоларда

Фәләстин җирлегендә җимерелгән биналар

Журналистик эшчәнлеге өчен Русиядә кулга алынган һәм Азатлык Радиосының "Idel.Реалии" проекты 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабы өчен 6,5 ел колониягә хөкем ителгән Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты. Алсу һәм азат ителгән тагын бер журналист Эван Гершкович АКШның Техас штатында президентның әсирләр эшләре вәкиле Рожер Карстенс белән сөйләшә, 2 август 

Кешеләр Русия төрмәсендә үлгән оппозиционер Алексей Навальный каберенә чәчәкләр китерә. Навальный 16 февральдә "Полярный волк" аерым тәртипле колониясендә үлде. Үлем турындагы йомгаклавында әйтелгәнчә, янәсе ул табигый сәбәпләр белән үлгән. Сәясәтченең тарафдарлары аны үтерделәр дип саный, 3 март

Русия дроны һөҗүменнән соң Одессада 12 кеше һәлак булды, шуның бишесе - балалар. Алар истәлегенә кешеләр уенчыклар алып килде,  6 март

Харьковта дрон һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән йорт яныннан узып баручы хатын-кыз
 

Киев метросы. Русиянең дрон һөҗүменнән качкан халык, 31 декабрь.
 

Газзә сызыгының көньягында урнашкан Хан Юнис шәһәрендәге әл-Наср хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә Израилнең бомбалавы нәтиҗәсендә зыян күргән хатын-кызлар китерелә, 23 июль

Израил белән Хәмас арасындагы дәвам итүче сугыш шартларында, Газзә сызыгының Нусейрат качаклар лагерындагы бер фәләстинле бала яңгырдан качып сыену урынына бара, 20 декабрь
 

Газзә сызыгында волонтерлар фәләстин балаларына ризык тарата, 3 сентябрь

Татарстанда Русия башлаган Украина сугышында һәлак булучыларны җирлиләр. Бүгенге көндә Татарстаннан ким дигәндә 3686 кеше һәлак булды. 

Сүриянең оппозиция төркемнәре Бәшәр Әсад режимы бәреп төшерелүе,
башкала Димәшкне азат итүләрен бәйрәм итә

Башкортстанның Баймак районы мәхкәмә бинасы янына башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап килгән халык белән тәртип саклаучылар. Алар арасында чыккан чуалышлар нәтиҗәсендә барлыгы 85 кеше тоткарланды. Аларның күпләре СИЗОда утыра, кайберләре мәхкәмә каршына басты,17 гыйнвар. 

Казанда  "Лазурные небеса" торак комплексына ясалган дрон һөҗүме, 21 декабрь

Башкорт активисты Фаил Алсыновны мәхкәмә дүрт елга ирегеннән мәхрүм итте

Грузиянең Тбилиси шәһәрендә үткән митингка халык Европа берлеге байраклары белән чыкты. Алар парламент сайлаулары нәтиҗәләренә протест белдерә, 4 ноябрь

Яз көнне Төмән өлкәсе Вагай районындагы татар авыллары Иртеш елгасы ташу аркасында су астында калды. Дистәгә якын татар авылы эвакауцияләнүгә дучар булды. Шуларның берсе — зур татар авылы Карагай, 17 май

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылының 45 яшьлек мөәзине, өч бала әтисе Ибраһим Исәнәевне колониядә утырган килеш "Вагнер"га ялланган, Украинадагы сугышка киткән һәм аннан соң иреккә чыккан Раил Хайров пычак кадап үтерә. Исәнәев мәетен бары биш көннән соң гына табалар, апрель. 

 

БРИКС саммитына килүче ил җитәкчеләрен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чәкчәк белән сыйлады

Пакыстанның Карачи шәһәрендә сайлаулар алдыннан сәяси партияләрнең кампанияләрендә куллану өчен эшчеләр остаханәдә байраклар әзерли, 22 гыйнвар.

Белгород шәһәрендә Коммунистлар фиркасе урнашкан бина складында Иосиф Сталин портреты күренә

БМО баш сәркатибе Антониу Гутерриш Татарстан башкаласына БРИКС саммитында катнашырга дип килгде. Шул ук вакытта Украинаның чит ил эшләре министрлыгы Гутерришны Казанга килгәне өчен тәнкыйтьләп чыкты, 23 октябрь

 

Төркиянең Әнкара шәһәрендә Сөембикә күпере ачылышы тантанасы, 19 октябрь

Суданнан килгән мигрант Франциянең төньягындагы Дюнкерк янындагы Гравлин пляжында француз полициясенең мигрантларны Ла-Манш бугазын кичәргә омтылмасын өчен алар утырган көймәне тишкәч ярда утырып тора. Җирле хакимиятләр хәбәр итүенчә, 2024 елның 23 апрелендә, Британиядә сыену сораучыларны Руандага депортацияләү турында канун кабул ителгәннән соң берничә сәгать узгач, Франциядән Британиягә Ла-Манш аша чыгарга тырышканда биш мигрант һәлак була. Алар арасында җиде яшьлек кыз да бар иде.