Украинадагы сугыш 2025 елда тәмамланырмы? Белгечләр фикере

Инде өч диярлек ел дәвам иткән кан коешлы сугыш быел тәмамлана алачакмы? Трамп Русия белән Украина арасында солых килешүен төзүдә чыннан да уңышка ирешәчәкме? Белгечләр һәм күзәтүчеләр ихтимал сценарийлар барлый һәм үз фаразларын китерә.

Русиянең Украинаны буйсындыру өчен башлаган киңкүләмле сугышы беренче атналарда ук Русия өчен уңышсызлыкка очрагач, белгечләр һәм халык арасында "бу сугышның ахыры күренми" дигән караш өстенлек итте. Тик соңгы айларда бу фикер үзгәрә башлады. Бу сугыш кырындагы хәлләр, җәмәгать фикерендәге үзгәрешләр һәм АКШта президент итеп Дональд Трампның сайлануы кебек төрле факторларга бәйле. Трамп 20 гыйнварда Ак йортка кайтачак, ул Европадагы Икенче дөнья сугышыннан соң иң кан коешлы сугышны туктатырга вәгъдә итеп килде.

Шулай итеп, Русиянең Украинага каршы сугышы 2025 елда тәмамланырмы?

Тәмамлану дигәндә озак вакытлы солых килешүе күз уңында тотылса, күп кенә белгечләр моңа "юк" дип җавап бирә. Русия президенты Владимир Путин моны теләми – ул тынычлык килешүенә бары тик Мәскәүгә зур дәрәҗәдәге өстенлек биргән очракта гына ризалашырга мөмкин. Украина белән Көнбатыш илләре өчен исә бу кабул ителмәслек шартлар. Аналитиклар фикеренчә, Путинның максаты – Украина өчен даими яный торган көч булып калу.

Шул ук вакытта Украина өчен басып алынган җирләрен Русиягә рәсми рәвештә тапшыру һәм украиннарга каршы кылынган җинаятьләр өчен җаваплылыктан ваз кичү – кабул итмәслек шарт.

— Минемчә, без сугышның тәмамлануыннан әле бик ерак, – дип саный Лондонда Халыкара стратегик тикшеренүләр институтының Русия һәм Евразия өлкәсендә өлкән белгече Найджел Гулд-Дэвис.

Шул ук вакытта, сөйләшүләр алып бару ихтималы 2022 елдагы вазгыятькә караганда күпкә зуррак.

— Трамп русияләрне һәм украиннарны үзара сөйләшү өчен бер өстәлгә утырта алачактыр, мөгаен, — дип саный Халыкара кризис төркеменең Европа һәм Үзәк Азия програмнары мөдире Ольга Оликер.

Сугышның тукталу ихтималына өметлерәк караучы фән кешеләре дә бар.

— Минемчә, 2025 ел дәвамында, ким дигәндә фактик рәвештә, ә бәлки де-юре утны туктату килешүенә ирешү, һәм сөйләшүләр алып бару перспективасы булыр, — дип белдерде Лондон Патша көллиятенең Русия институты профессоры һәм Европа сәясәте анализы үзәгендә демократик тотрыклылык мөдире Сэм Грин.

Җир мәсьәләсе

Утны туктатуның нинди куркынычлары бар? Төп борчылу – Русия моны көч туплау һәм яңадан һөҗүм итү өчен куллана ала. Әгәр Украина өчен нәтиҗәле саклану механизмнары булдырылмаса, шуны көтәргә мөмкин.

Башка каршылыклар да җитәрлек. Русия белән Украина төп мәсьәләләрдә капма-каршы һәм чишелмәслек булып күренгән позицияләрдә тора.

Утны туктату килешүе элеккегә караганда хәзер күбрәк ихтимал булып тоела, чөнки Ольга Оликер сүзләренчә, Украина "арыган, хәлсезләнгән" хәлдә, ә Русия зур корбаннар бәрабәренә яулаган фронттагы уңышларын дәвам иттерә. Шуңа күрә Киев Мәскәү гаскәрләре хәзерге вакытта оккупацияләгән җирләрнең күп өлешен вакытлыча һәм рәсми булмаган нигездә Русия контролендә калдырачак килешүгә барырга әзер булырга мөмкин.

Әмма Путин өчен бу гына җитмәскә дә мөмкин. Ул Украинаның дүрт өлкәсе – хәтта Киев контролендә булган зур өлешләрен дә – тулысынча Русиянеке дип тануны бәхәссез таләп итеп куя. Бу исә Киев өчен кабул ителмәслек позиция.

Икенче зур киртә – иминлек гарантияләре

Украина өчен җитди һәм нәтиҗәле иминлек гарантияләре кирәклеге дә зур каршылык булып тора.

Русия Украинаның НАТОга кушылуына кискен каршы. Белгечләр фикеренчә, Кремль Көнбатыш хәрби альянсына әгъзалыкка тиң булган теләсә нинди килешүгә дә каршы чыгачак.

— Украина өчен ике якка да туры килердәй иминлек гарантиясен ничек итеп тәкъдим итү мөмкинлеген күз алдына китерү бик авыр, — ди Найджел Гулд-Дэвис.

Соңгы атналарда утны туктату очрагында Украинага Көнбатыш гаскәрләрен дә җибәрү турында фикер алышулар булды. Әмма бу мәсьәләдә Европада да каршылар бар, һәм Русия моңа риза булмаска мөмкин.

— Кремль, бигрәк тә НАТО гаскәрләренең, утны туктату килешүен контрольдә тоту өчен бу буфер сызыгында булуын теләмәс, — дип саный Сэм Грин. — Ул низагың кискенләшү дәрәҗәсен көйләүдә контрольне үз кулында тотарга, һәм барысын, шул исәптән украиннарны да, Көнбатышны да, хокуксыз хәлдә калдырырга тырышыр.

Сорау шунда: [Киев һәм Көнбатыш] Мәскәүне шундый шартларга килешергә мәҗбүр итә алырлармы, аны сайлау мөмкинлегеннән мәхрүм итә алырмы? — дип өстәде ул.

Әмма әлегә мондый перспектива ерак булып тоела, чөнки Русия фронтта уңышка ирешә, аның икътисады, кризис билгеләренә карамастан, көчле булып кала бирә, һәм Көнбатышның Украинага киләчәктә ярдәм күрсәтүе турында билгесезлек саклана.

Путин Русиянең, Көнбатышны сәяси яктан уздырганчы, авырлыкларга түзә ала дип ышана

— Хәзерге вакытта Путин үзенең "җиңү теориясен" раслаучы нәтиҗәләр күрә. Ул Русиянең озак вакыт дәвамында көчле һәм зур булуы, Украинаны – кечерәк көндәшен – хәрби яктан йончытканчы һәм Көнбатышны сәяси яктан уздырганчы, авырлыкларга түзә ала дип үзе дә ышана, — ди Гулд-Дэвис.

Путинның киләчәккә карата фикерен Трамп администрациясе гына үзгәртә ала. Әгәр ул сугышны дәвам итүнең бәяләре Путин режимы өчен куркыныч тудыруын ачык итеп күрсәтеп, аңа реаль һәм зур басым ясаса гына, – дип өстәде ул.

БУ ТЕМАГА: Трамп Украинада сугышны тиз арада туктатырга һәм сөйләшүләр башларга чакырды

Трамп нишли ала?

Трамп, бу низагны бик тиз чишәчәген кат-кат белдерсә дә, сугышны төгәл ничек тәмамларга теләве турында әлегә бик аз әйтте.

Аның вазифага керешүен көткәндә, Путин гадәттәгечә ике яклы уен уйный кебек: бер яктан, Русияне конструктив һәм килешүләргә әзер итеп күрсәтсә, икенче яктан, Киев һәм Көнбатыш өчен кабул ителмәслек шартлар белдерә.

Мәсәлән, 19 декабрьдә үзенең 4,5 сәгатьлек туры эфирында Путин Русиянең Украина мәсьәләсендә компромисска әзер булуын белдерде. Әмма шул ук вакытта, тагын берничә фикер әйтеп, моның киресен күрсәтте. Ул Украина президенты Зеленскийны легитим лидер буларак күрмәвен әйтте һәм аның белән килешү төзү мөмкинлеген кире какты. Шулай ук ул Русиянең Истанбулдагы таләпләрен (сугыш башлаганнан соң Истанбулда сөйләшүләр алып барылды) солых өчен нигез дип санавын искәртте.

Путин теләге: Украина хәрби көчләрдән дә мәхрүм ителергә тиеш

— Путин әйтергә теләгән нәрсә шул: килешү нигезендә Украина нейтраль хәлдә калырга тиеш. Ул НАТОга кушылмаска гына түгел, хәрби көчләрдән дә мәхрүм ителергә һәм шуның аркасында киләчәктә Русия өчен бик җиңел һәдәф булырга тиеш, — дип аңлата Русия белгече Марк Галеотти.

Русия президенты бу процессны мөмкин кадәр катлаулырак итәргә тырыша, шул ук вакытта үзен мөмкин кадәр сыгылмалы итеп күрсәтергә омтыла, дип өсти Галеотти.

Пропаганда күзлегеннән караганда, Сэм Грин фикеренчә, "Путин һәм гомумән Кремль үзенә күпмедер дәрәҗәдә хәрәкәт итү иреген калдырды. Алар җиңүне, хәтта вакытлыча яки өлешчә җиңүне, төрле юллар белән билгели ала, дип саный ул.

БУ ТЕМАГА: Сугышның өченче елы: иң канкоешлы ел. Үлүчеләр саны өч тапкырдан күбрәк артты

"Зур хата"

Русия позициясенә карамастан, сөйләшүләр үткәрелгән очракта уртак компромисска да ирешеп булырга мөмкин, дип саный Ольга Оликер.

— Сөйләшүләр башлануның өстенлекле ягы бар. Алар башлана икән, катнашучылар элегрәк әзер түгел дип белдергән ташламалар да ясый ала. Сөйләшүгә син һәрвакыт максималь позицияң белән керәсең, шулай эшләмәү ахмаклык булыр иде, — ди ул.

Солых 2025 елда кабул ителмәскә дә мөмкин. Әгәр сөйләшүләр уздырылса һәм килешү төзелсә, белгечләр Көнбатыш илләрен үз-үзләрен котлап, низаг тәмамланган дип санамау кирәклеге турында кисәтәләр.

— Европаның утны туктату турында теләсә нинди килешүгә карата реакциясе хәлиткеч әһәмияткә ия булачак – Украина өчен дә, үзләре өчен дә.

Русия Европа иминлегенә җитди янауларын дәвам итәчәк

Алар моны низагның ахыры һәм Русия белән мөнәсәбәтләрне яңадан урнаштыру мөмкинлеге дип кабул итәргә мөмкин. Бу зур хата булыр иде. Русия Европа иминлегенә җитди һәм традицион, һәм традицион булмаган янауларын дәвам итәчәк, – дип кисәтә Лондон Патша көллиятендәге Сугыш өйрәнүләр кафедрасында өлкән укытучы Рут Дейермонд.

"Трамп администрациясе сугышны тәмамларга тели, ләкин бу низагтан тышкы сәясәттә зур җиңелү белән чыгарга теләмәс"

Сәясәт белгече, Прагадагы Карл университеты мөгаллиме Александр Морозов солыхка тиз ирешү ихтималына шикләнеп карый. Ул Русиянең сөйләшүләрдә арадашчы буларак АКШ катнашуына каршы чыгачагын әйтә.

— Бу сугышның туктавын күпләр теләсә дә, тынычлык турында сөйләшүләр үткәрүне күз алдына китерү әле дә мөмкин түгел. Дональд Трамп тынычлык сөйләшүләрендә арадашчы булырга тели. Әмма ачык күренә: Кремль өчен АКШ бу сугышта "өченче як" түгел, ә турыдан-туры "сугышта катнашучы тараф". Бу хакта Путин үзе дә турыдан-туры әйтә. Бу нәрсәне аңлата? Башка берәр илләр төркеме арадашчы була ала, ләкин АКШка килгәндә, Кремльнең җавабы алдан ук билгеле: "Сугышны туктатырга телисезме? Рәхим итегез, Украинага ярдәм итүне туктатыгыз. Һәм сугыш шунда ук тәмамланыр".

Моннан тыш, барлык тарафлар да шуны таный: Украина сөйләшүләргә барса, ул үз иминлеген тәэмин итәрдәй гарантияләр алырга тиеш. Бу гарантияләр, әлбәттә, хәрби характерда булырга тиеш, чөнки алар Украинаның киләчәктәге иминлегенә бәйле. Ләкин Путинның сугышны тәмамлау концепциясе киресен таләп итә: Украина сугыштан соң демилитаризацияләнергә, НАТО белән генә түгел, ә НАТО илләре белән дә хәрби хезмәттәшлекне туктатырга тиеш. Бу шартларда Украинага яңа сугыштан саклану өчен кирәкле хәрби гарантияләр булдыру мөмкин түгел, — дип аңлата Морозов.

Трамп һәм аның администрациясе бу сугышны туктатырга теләсә дә, сөйләшү мәйданында нәрсә тәкъдим итә ала, дип сорый сәясәт белгече.

— Трамп администрациясе, әлбәттә, сугышны тәмамларга тели, ләкин алар бу сугыштан тышкы сәясәттә зур җиңелү белән чыгарга теләмәс. Украинага басым ясап, Путин белән арттан гына килешү төзү ихтималын күз алдына китерүе дә кыен. Бу Трамп өчен Путинның ультиматумын кабул итеп, шул шартлар буенча сөйләшүләргә баруын аңлатыр иде.

Миңа калса, Трамп белән Путинның беренче сөйләшүеннән соң ук, Путин үз таләпләрен янә аңлаткач, яңа этап башланачак. Бу этап, чынлап та, көч кулланып, тынычлыкка мәҗбүр итү планын тормышка ашыру булачак. Ул ничек башкарылачак, күпме дәвам итәчәк, нәрсәдән торачак – моның белән хәзер американ стратегларының зур төркеме шөгыльләнә. Алар Трампка 2025–2026 елларда Кремльгә нинди дәрәҗәдә басымны арттыру, аны башка сөйләшү позициясенә этәрү өчен "юл харитасын" булдырырга тырыша, — дип сөйләде Александр Морозов.

  • Язма Азатлык радиосының инглиз һәм урыс хезмәтләре материаллары нигезендә әзерләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!