Азәрбайҗан һава юллары Казанга очышларын туктатып торуын игълан итте

Азәрбайҗан һава юллары очкычы, архив фотосы

Бу карар иминлекне тәэмин итү максатыннан кабул ителгән диелә.

AZAL – Азәрбайҗан һава юллары Бакыдан Казанга һәм кире Бакыга барлык очышларын туктатуы турында хәбәр итте. Карар Татарстан башкаласының һава киңлеген еш ябылып торуына бәйле, бу очышлар иминлеген тәэмин итү максатыннан эшләнә, дип аңлатыла.

Казаннан Бакыга яки кире якка билетны инде сатып алган юлчыларга акчаны тулысынча кайтарырга яки билетны башка юнәлешкә күчерергә тәкъдим ителә.

Һава ширкәте вазгыятьне игътибар белән күзәтүен һәм үзгәрешләр турында юлчыларга хәбәр итәчәген белдерә.

8 гыйнвар иртәсендә Бакы – Казан очышының башкарылмаячагы билгеле булды. Моңа Казан һава аланында иртүк "Ковер" планы кертелүе сәбәпче иде. Татарстанда чикләүләр Сарытау өлкәсендә булган дроннар һөҗүме аркасында кертелде.

  • 2024 елның 25 декабрендә Азәрбайҗан һава юлларының Embraer очкычы, Бакыдан Грозныйга очыш башкарганда һәлакәткә юлыккан иде. Очкыч Казакъстанга утырырга мәҗбүр булган. Очкычтагы 67 кешенең 38е һәлак булган.
  • Фаразларга күрә, очкыч Чечня өстендә Русиянең һава саклану системы тарафыннан утка тотылган.
  • Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев әлеге һәлакәт өчен җаваплылык Русия Федерациясе вәкилләренә төшә дип белдерде. Әлеге фаҗигадән соң Azerbaijan Airlines Русиянең җиде шәһәренә, шул исәптән Уфа белән Самарга очышларны туктатып торуын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!