Шагыйрә Нәҗибә Сафина Казанда, өендә вафат булган. Ул соңгы вакытта авырган, урын өстендә яткан. Аны туган ягына бүген алып кайтып китәләр. Шагыйрә туган авылы Яңавыл районы Кисәк-Каенда җирләнәчәк.
Нәҗибә Сафина татар тормышында актив катнашты. 2017 елда милли телләргә һөҗүм башлангач, ул төрле җыелышларда актив катншаты, мөрәҗәгатьләр кабул итте, шагыйрь-язучыларны телне сакларга кирәк, бу эштә активрак катнашырга кирәк дип өндәде. Сафина "милли мәгариф системының булмавы балаларны телсез итә", ничек тә булса мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калырга кирәк дип тырышты. Бу өлкәдә Русия президенты Владимир Путинның халыкларны урыслаштыру сәясәтен ачыктан-ачык тәнкыйтьләде.
Нәҗибә Сафина 2019 елда Азатлыкка биргән интервьсында: "Туган телеңне бетереп барганда, телне үстерергә тиешле шагыйрь буларак, берничек тә, мин моңа лаек дип ул бүләкне алырга җөрьәт итмәс идем. Һәм татар иҗат әһелләренә дә, шушы сәясәткә протест йөзеннән берсен дә алмаска тәкъдим итәр идем. Хет күрсәтегез үзегезнең шушы процесска каршы икәнлегегезне. Ләкин кызганыч, иң беренче чиратта иҗат әһелләрен китереп терәделәр шул. Гонорарлар бетте, китапка түләүләр юк, матди нигез киселде. Бүген иҗат итәргә ифрат авыр. Бу инде махсус эшләнгән әйбер. Чөнки башта сүз яралган. Аның көче атом бомбасыннан да артыграк. Сүз көче гасырдан-гасырга күчә. Моны драматург, депутат Туфан ага Миңнуллин аңлый иде. Ул көрәште һәм аның шушы кадәр гаделсезлекләргә йөрәге түзмәде. Мин әйтмим, бу әйберләргә язучыларның җаны сызламыйдыр, дип. Безнең җан яман шеш хәлендә яши хәзер. Әле күпмегә түзәр икән диләрдер, күрәсең", дигән иде.
Ул милли хәрәкәттә актив булды. Ел саен Хәтер көнендә катнашты, шигырьләре белән чыгыш ясады. Татар иҗтимагый үзәкнең эшчәнлегендә дә актив булды.
Нәҗибә Сафина Башкорстанда җанисәп нәтиҗәләре белән хәрәмләшү булганда да үзенең фикерләрен даими әйтеп барды, чыгыш ясады. Туган ягында авыллар буйлап йөрде, халык белән очрашты.
Сафина халык белән даими аралашып торды, аларның фикерләрен, кайгы һәм шатлыкларын белеп торучы шагыйрәләрнең берсе булды.
Еш кына ул Татарстан Язучылар Берлеге утырышларында да теге яки бу мәсьәләгә карата каршы фикерен әйтергә курыкмаучы фикер иясе булды.
- Нәҗибә Сафина 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туган. Әтисе Әхмәтнур – авыл механизаторы, әнисе Нурикамал гади колхозчы. Сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне шул ук районның Карман авылы мәктәбендә ала.
- 1967 елда Казанга килеп, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1972 елда укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны рәсми юллама белән Татарстанның Кама Тамагы районындагы Балтач авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр.
- Укытучы, редакция хезмәткәре булып эшли, авыр елларда заводта да тир түгәргә туры килә аңа.1990 елдан Нәҗибә апа Казанда яши.
- "Таң кошы", "Кан хәтере", "Өтерләр юк йөрәк тибешендә", "Мәсәл вә мәсьәлә", "Каеннар ник кара таплы" дигән китапларын милләт яратып укыды. Балалар өчен язылган "Кош теле", "Мәче фәлсәфәсе", "Аккош күле", "Камка һәм яфрак капка" исемле китаплары бар.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!