ФСБ җиде татар оешмасын террорчы оешмалар исемлегенә керткән

Варшау, пикет. Архив фотосы.

Бу исемлеккә “Татполит”, “Иттифак”, “Азатлык”, ТИҮ һәм башка оешмалар кергән.

Русия Федерелаль иминлек хезмәте (ФСБ) яңартылган террорчы оешмалар исемлегенә җиде татар оешмасын керткән. Куәт оешмасы аларны "террорчы" дип танылган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр дип саный.

22 ноябрьдә Русия Югары мәхкәмәсе "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"н террорчы оешма дип таныды. Ул вакытта әлеге оешманың 172 бүлекчәсе дә террорчылар исемлегенә кертелүе хәбәр ителде. Алар арасында татар яки башкортка бәйле төркемнәр булуы турында куәт оешмалары хәбәр итмәде.

ФСБның яңартылган исемлегендә "Азат Идел-Урал", "Татполит", "(Сөргендәге) бәйсез Татарстан хөкүмәте", Бөтен татар иҗтимагый үзәге, "Иттифак" татар бәйсезлеге фиркасе, "Яңарыш Татар Халык Партиясе", "Азатлык/Свобода" берләшмәсе бар. Шулай ук чит илләрдә яшәүче татар активистлары корган "Азат милләтләр лигасы" да бу исемлеккә эләккән.

Моннан тыш, ФСБ "террорчы" оешмалар рәтенә башкорт, бурят, кавказ халыклары һәм төбәк хәрәкәтләрен дә керткән.

"Татполит" хәрәкәте җитәкчесе Руслан Айсин әлеге оешманың "Пострусиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган структураның "оешма бүлекчәсе" булуын кире какты.

— "Татполит" хәрәкәте форумның бернинди бүлекчәсе дә түгел, чөнки ул мөстәкыйль берәмлек булып тора. Әмма Русия баш прокуратурасының түрәләренә фактлар кирәкми. Без Русия хакимиятләрен террорчы идеология йөртүчеләр дип саныйбыз. Ә үз халыкларына ирек яклаучыларны — гадел көрәшчеләр дип таныйбыз, — дип белдерде ул "Idel.Реалии"-га.

Айсин "террорчы" оешма исемлегенә керүенә карамастан, "Татполит" үз эшен элеккечә дәвам итәчәк дигән.

Чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты җитәкчесе Руслан Габбасов фикеренчә, бу Русия хакимиятләренең милли-азатлык хәрәкәтләреннән куркуын күрсәтә.

2023 елның мартында Русиядә "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" дип аталган хәрәкәт "теләнмәгән" оешма дип танылды. 2024 елның ноябрендә ул террорчылар исемлегенә кертелде. Русия прокуратурасы "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр "чит илдә яшеренеп ятучы милләтче-сепаратистик хәрәкәтләр" Русияне аерым дәүләтләргә бүлүне максат итеп куя диде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!