Камил Сәмигуллин — бердәнбер намзәт. Мөфти сайлавы альтернативасыз узачак

Камил Сәмигуллин һәм Җәлил Фазлыев

Җәлил Фазлыев та баш казый вазифасына бердәнбер намзәт булып расланды.

Мартта узачак Татарстан Диния нәзарәте корылтаенда Татарстан мөфиен сайлау альтернативасыз узачак. Бүген, 15 гыйнварда узган Татарстан мөфтияте пленумы утырышында Камил Сәмигуллинны бердәнбер намзәт итеп расладылар.

Хәзерге Татарстан баш казые Җәлил Фазлыев та әлеге вазифага бердән-бер намзәт булып теркәлде.

Татарстан Диния нәзарәтенең IX корылтае 2025 елның 19 мартында узачак. "Бертавыштан кабул ителгән карар" нигезендә, җыенда делегатлар саны "бер мәхәлләдән бер делегат" принцибына нигезләнеп билгеләнәчәк.

Шулай ук пленумда мөфтият 2025 елны Каһарманнар елы дип атарга карар кылган. Быел Диния нәзарәте һәм аның оешмалары үз эшчәнлекләрен шушы темага багышлап тормышка ашырачак.

Камил Сәмигуллин Татарстан мөфтиятен 2013 елдан бирле җитәкли. Сайлану очракта ул Татарстан диния нәзарәтен дүртенче тапкыр рәисе булачак. Мөфти дүрт елга сайлана.

Җәлил Фазлыев Татарстан баш казые вазифасын 2006 елдан бирле үти.

Русиянең Украинага каршы сугышын Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хуплап чыкты. Соңгы елларда ул зур делегация белән Русия баскынлыгындагы Украина җирләренә сәфәрен ешайтты.

Былтыр ул Украинадагы сугышта катнашучы русиялеләр "шәһит була" диде. Ислам белгече, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу Русия хәрбиләре өчен бу сугыш — җинаять кылу дип җавап бирде.

  • Камил Сәмигуллин 1985 елда Мари Иленең Красногорски касабасында туган. Волжски шәһәрендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач 2000 елда Казанда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала башлаган. 2003 елда Дагыстандагы Төньяк Кавказ ислам университетына кергән, аннан укырга Төркиягә күчкән. 2007 елга кадәр Истанбулның "Исмаил ага" мәчете каршындагы кадимчеләр мәдрәсәсендә суфый шәех Мәхмүд әл-Уфида укыган. Русия ислам университетының шәригать фәннәре факультетында тәмамлаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!