Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Элдар Латыйповны "милләт билгесенә карап нәфрәт яки дошманлык тудыруда" гаепле дип тапты һәм аңа 20 000 сум штраф билгеләде. Бу хактагы карар 15 гыйнварда чыккан.
Эш материалларына караганда, административ эш ачылуына сәбәп булган комментарийны Латыйпов башкорт сәяси эмигранты Руслан Габбасовның "Тот самый из Башкорт" Telegram-каналында калдырган.
Мәхкәмә сайтында чыккан карарда ул комментарның төгәл текстын китермәгәннәр. Шулай ук, Латыйповның нинди милләт вәкилләренә каршы фикер калдыруы турында да төгәл мәгълүмат бирелми.
Шулай да, "Idel.Реалии" ул комментарны тапкан. Анда автор урысларны каргап, яманлап язган. Әлеге сүзләрне язган аккаунт хәзерге вакытта юкка чыгарылган.
Мәхкәмә утырышында Латыйпов үз гаебен танудан һәм үкенүдән баш тарткан.
Киров районы мәхкәмәсе аны 20 000 сум штрафка тарткан — бу Русия административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе нигезендә физик затлар өчен каралган максималь җәза.
Латыйпов мәхкәмә карарын шикаять иткән. 24 февральдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе аның шикаятен тикшерәчәк.
Соңгы вакытта Татарстан һәм Башкортстанда Telegram-да калдырган фикерләр өчен эзәрлекләү очраклары артты.
4 февральдә 18 яшьлек Казан студенты Марат Мосыйфуллинның кулга алынуы билгеле булды. Ул Телеграмның ябык бер чатында урыс милләте кешеләренә каршы фикер белдерүе өчен 2,4 елга гомум тәртипле колониягә хөкем ителде.
Татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга "Яңарыш Татар Халык Партиясы" Telegram-каналындагы стрим вакытында әйтелгән сүзләре өчен урысларга карата "нәфрәт яки дошманлык уяту" турында җинаять эше ачтылар. Эш Чаллыдагы мәхкәмәдә карала.
Былтыр "Яңарыш Татар Халык Партиясе" каналында аудиоязма калдырган өчен 63 яшьлек пенсионер Рузилә Шәрәфетдинова 80 мең сум штрафка тартылды. Ул Русиянең административ хокук бозу кодексының ике маддәсе нигезендә хөкем ителде: 20.3.2 маддәсенең 2нче бүлеге (Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга чакыру) һәм 20.3.1 маддәсе (милләтара низаг чыгару). Аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип таптылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!