Башкортстанда Русия империясе байрагын яндыру артында кемнәр тора ала

Русия империясе байрагы

7 февральдә Башкортстанда Русия империясе байрагын яндырган өчен ике яшүсмерне кулга алдылар. Куәт оешмалары аларны милләтчелектә, сепаратизмда һәм "чит ил йогынтысы"на бирелүдә гаепли. Башкорт милли хәрәкәте җитәкчесе без беркемгә дә байрак яндырырга кушмадык дип белдерде.

Башкортстанда мәхкәмә ике яшүсмерне Русия империясе байрагын яндырган өчен тикшерү изоляторына җибәрде. Сүз Бөрҗән районында яшәүче 16 һәм 17 яшьлек ике үсмер турында бара. Куәт оешмалары аларны "экстремистик" оешмада катнашуда шикләнә. Кулга алуның төп сәбәбе — быел гыйнвар башында социаль челтәрләрдә таралган видеоязма. Анда яшьләр Бөрҗән районы стеласы янында Русия империясе байрагын яндыралар, дип хәбәр итте "РБК Уфа" ФСБ белдерүенә сылтанып.

Басма язуынча, үсмерләр Уфаның бер көллиятендә укуый. Янәсе, алар Русиядә тыелган "Азат милләтләр лигасы" экстремистик оешмасы мәнфәгатендә эш иткән. Telegram-да билгесез кешеләрнең кушуы белән 60 мең сумга байрак яндырганнар, диелде.

ФСБ мәгълүматынча, яшүсмерләр Иске Собхангол авылындагы биналарга язулар калдырган, Кага – Иске Собхангол трассасында империя байрагын яндыру акциясе оештырган. Әлеге видео соңыннан Литвада яшәүче башкорт активисты Руслан Габбасов белән бәйле ресурсларда пәйда булган, дип саный куәт оешмасы вәкилләре.

Башкортстанның Тикшерү комитеты үсмерләргә "экстремистик" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепли. Алар шулай ук биналарга язулар калдырган өчен вандализмда шикләнелә. Яшүсмерләр сак астына алынды.

БУ ТЕМАГА: Башкортстан көллиятендә Русия байрагын яндыруда шикләнелгән студентларны тоткарлаганнар

"Азат милләтләр лигасы" әлеге вакыйгаларга катнашы булмавын белдерде.

— Бу — ФСБның чираттагы уйдырмасы, милли хәрәкәтләрне каралту һәм куркыту өчен эшләнгән, — диелгән оешма белдерүендә.

"Азат милләтләр лигасы" бу хәлне махсус "чит ил йогынтысы" буларак күрсәтәләр дип саный.

Башкорт активисты Руслан Габбасов бу вакыйгаларга бернинди катнашы булмавы турында белдерде.

— Мин дә, минем фикердәшләр дә беркемгә бернинди байрак яндырырга күрсәтмә бирмәдек, — диде ул.

Үсмерләрнең берсе адвокат Роман Петров яклый. Ул яшьләрне "чит илдән кемдер өйрәтеп торган" дип фаразлый.

"Ул аларны интернет аша провокацияләгән. Бирем биргән, ә алар уйламыйча моны үтәгән. Егетләр бөтенләй дә экстремист түгел, бу очракта алар үз гамәлләренең мәгънәсен ахыргача аңлап бетермәгәннәр. Тикшерү аларның чын күңелдән үкенеч белдерүләрен исәпкә алыр дип өметләнәбез", диде адвокат.

"Сүз элекке "Башкорт" оешмасы вәкиле Руслан Габбасов турында барадыр" дип саный Җәмәгать эшлеклесе Федор Телин һәм башкорт активистын Габбасовны бу егетләрне котыртуда гаепләде. Уң тарафлы радикал үсмерләрне кулланды һәм футбол фанат хәрәкәтләренең чүпрәк яндыру стилендә үзенең юләр уеннары белән аларны җинаять эзәрлекләвенә җиткерде", дип язды ул.

Аның сүзләренчә, башкорт милләтчеләре Путин диктатурасына каршы көрәшер урынга бөтен илгә нәфрәт уятырга тели.

Габбасов исә Телин сүзләрен кире какты.

— Әгәр андый дәлилләр юк икән, мин аны "провокатор һәм ялганчы" дип кенә атый алам, — диде Габбасов һәм Телинны "либерал" битлеген кигән империяче дип атады.

"Аспекты" баш мөхәррире Руслан Вәлиев бу эшләре "наданлыктан, җитлекмәгәнлектән" башкарыла дип саный. "Кешеләрдә еш кына тәнкыйди караш юк, монда бу кешеләрнең генә түгел, ә планлы рәвештә чирек гасыр дәвамында халыкның тәнкыйди фикерләвен томалаучы дәүләт гаебе дә бар. Мондый кешеләрне, ничә яшьтә булуларына карамастан, теләсә нинди юләрлек кылуга өндәп була. Алар моның ялган икәнен дә, бүгенге кануннардан чыгып, куркыныч икәнен дә аңламый. Моны ниндидер бер ахмак уенга саныйлар, әле өстәвенә акча да түлиләр", диде Вәлиев.

Ул шулай ук мондый кешеләр чынлыкта читтәге мошенниклар корбаны түгел, ә эчтән, "хокук яклаучылар вәкилләре оештырган провокация корбаны" да була ала дип фаразлый.

Русия империясе белән бәйле бу вакыйгалар узган ел ахырында башланды. Ул вакытта интернеттагы бер төркемдә Бөрҗән районындагы дүрт егетнең Русия империясе байрагы белән төшкән фотосы урнаштырылды. Бу хәл аерым башкорт активистлары тарафыннан тәнкыйтьләнде, алар маңкортлыкта гаепләнде.

Шуннан соң фотодагы егетләрнең гафу үтенгән видеосы чыкты. Берсе "бу байракның ни аңлатуын белмәдек" диде.

Соңрак әлеге гафу үтенү видеолары — егетләрне көч куллану белән куркыту нәтиҗәсендә чыккан дигән хәбәрләр таралды, дип җиткерде "Аспекты". Әлеге яңалыкка Украинадагы сугышны хуплаучы Z-пабликлар да битараф калмаганы әйтелде.

Гафу үтенгән егетләргә басым ясалган дип Русия Тикшерү комитеты бу эшне тикшерә башлады.

Моңа кадәр Башкортстанның эретеп ябыштыру-монтаж көллиятендә ике студентны тоткарлаулары турында яздылар. Бу хәл турында рәсми белдерүләр булмады.

Беренчел белешмәләргә күрә, студентларны узган атнада билгесез кешеләр тулай торакларыннан алып киткән. Төнлә исә аларны тоткарлаганнар, студентлар янына әти-әниләрен дә, көллият вәкилләрен дә кертмәгәннәр.

Моңа охшаш хәл Татарстанда да булды. Узган ел ахырында Казан федераль университетының (КФУ) 18 яшьлек Марат Мосыйфуллинны ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Тикшерү фаразынча, 2023 елның көзендә Мосыйфуллин Казанның Бауман урамында Русия байрагын яндырмакчы булган, әмма аңа ул чакта көчле җил комачау иткән һәм ул байракны пычак белән кискәләгән. Тикшерү әйтүенчә, иптәше бу хәлләрне видеога төшереп торган. Шулай ук егетне Telegram-дагы Tatarlar Cati ябык төркемендә урысларны үтерергә һәм республикадан депортацияләргә кирәк дигән фикерләр калдыруда гаепләгәннәр иде.

31 гыйнварда Мосыйфуллин Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкем карарын шикаять иткән. Хөкемдар җәза мөддәтен бер айга киметкән. "Русия байрагын мәсхәрә итү" турындагы җинаять эшен туктаткан. Моны ул "эшнең вакыты чыгу" белән аңлаткан.

БУ ТЕМАГА: "Хөкем карары бик кырыс". Татарстанда тагын бер кеше Телеграмда язган сүзләре өчен җәза алды

Былтыр Калуга өлкәсендә яшәүчегә Русия байрагын яндырган һәм Урыс ихтыри корпусына (РДК) кушылырга теләгән өчен 10 ел төрмә җәзасы билгеләнгән.

Сәясәт белгече Руслан Айсин куәт оешмалары мондый яшьләрдән шүрли, чөнки аларның саны артырга мөмкин дип саный. Шуңа да көчле басым бара ди ул.

— Яшьләр башка ысул белән көрәшеп булмавын күреп тора: сүз иреге юк, сәяси фиркаләр эшли алмый, иҗтимагый оешмалар хөкүмәт җырын җырлый. Милли хәрәкәтләр йә басылган, йә таркалган, йә сабантуй белән мавыга, — ди ул.

БУ ТЕМАГА: "Азатлык" татар яшьләре берлеге эшчәнлеген вакытлыча туктатып торуын белдерде
  • Русия Украинага каршы сугыш башлагач, аеруча Владимир Путин "өлешчә" мобилизация игълан иткәннән соң, Русиянең күпчелек төбәкләрендә сугышка каршы булучылар хәрби комиссариатларны, полиция бүлекчәләрен, шәһәр хакимияте йортларын һәм тимер юллардагы реле җайланмасы урнаштырылган тартмаларны яндыра башлады.
  • Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милеккә заян салу һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала.
  • Моңарчы Башкортстан һәм Татарстанда да хәрби комиссариатка ут төртергә җыену очраклары булды.
  • Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенганда 18 яшьлек кыз тоткарланган иде. Кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән. Җинаять урыныннан качып китсә дә, тиздән аны тоткарлаганнар диелде.
  • Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төртте. Янгынны сүндергәнче биш йөк поездына көтеп торырга туры килгән, узып китү мөмкин булмаган диелде.
  • 25 февральдә Черногориянең Будва шәһәрендә урыс һәм беларус җәмгыятьләренең Украинадагы сугышка каршы митингы узды. Әлеге чарада тумышы белән Казаннан булган Дамир Зәйнуллин Русия паспортын яндырды. Русия паспортын яндыруны урыс халкына каршы протест түгел, ә режимга каршы протест диде ул Азатлыкка.
  • Ел башында ФСБның 172 оешманы, шул исәптән татар-башкорт милли хәрәкәтләрен "террорчы оешмалар" исемлегенә кертте. Куәт оешмасы аларны "террорчы" дип танылган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"на керүче бүлекчәләр дип саный. Бу исемлеккә "Азат Идел-Урал", "Татполит", "(Сөргендәге) бәйсез Татарстан хөкүмәте", Бөтен татар иҗтимагый үзәге, "Иттифак" татар бәйсезлеге фиркасе, "Яңарыш Татар Халык Партиясе" һәм "Азатлык/Свобода" берләшмәсе кергән.

    🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
    🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!