Русия Кавказ дәүләтләрен кисәтә

Русия вәкилле, Кушма Штатларның ракетлардан саклану системы ныгытмаларын үзендә урнаштыру тәкъдимен караган очракта да, аларның Русия белән мөнәсәбәтләрен бозылырга мөмкин, дип белдерде. Русия тышкы эшләр министрлыгы матбугат вәкиле Михаил Камынинның бу белдерүе, Кушма Штатларның ракеталардан саклану агентлыгы вәкиле чыгышыннан соң ясалды. АКШ вәкиле Вашингтон, ракеталардан саклану системы җиһазларын Кавказ төбәгендә урнаштыра алыр иде дип әйткән иде. Армения, Азербайжан, Грузия дә Кушма Штатларда бу хакта тәкъдим килмәвен хәбәр итте.