"London Times" Мстислав Ростроповичны "дөньяның иң бөек музыканты" дип бәяләде. 1927 елда Азәрбайҗан башкаласы Бакыда туган Ростроповичны 27 мартта Мәскәү Кремлендә 80 яшьлек юбилее белән котлыйлар. Дмитрий Шостакович үз шәкерте турында "ул виолончель музыкасында яңа чор ачты" дигән иде. Ростроповичта рус, поляк, литва һәм алман каннары катышкан. Беренче тапкыр ул симфоник оркестр белән сәхнәгә 13 яшендә чыккан. 1974 елда Ростропович сәяси сәбәпләр аркасында Советлар Берлегеннән китәргә мәҗбүр була. 17 сезон буена ул Вашингтонның Дәүләи Симфония Оркестрын җитәкли. Совет ватандашлыгын һәм бөтен бүләкләрен аңа 1990 елда гына кайтаралар.