Шәймиев Металлург җанатарларын хөкем итә

Татарстан президенты Минтимер Шәймиев Ак Барс белән Металлург хоккей командалары арасында сишәмбе көнге уен барышындагы Металлург җанатарларының гамәлләре турында "мондый хәлләрне игътибарсыз калдыра алмыйбыз" дип белдерде. Уен вакытында Металлург тарафдарлары "Явыз Иванны оятка калдырмыйк" дигән һәм Куликово сугышына ишарәләүче "1380" дигән плакатлар күтәрде. Федераль "Спорт" телевидение каналыннан трансляция вакытында кайбер җанатарларның ачыктан-ачык "татарларны кыйна" дип кычкырган тавышлары ишетелде. Татар-информ агентлыгы хәбәр итүенчә, Магнитогорски җанатарларының гамәлләренә җавап буларак Татарстанның яшләр, спорт һәм туризм министрлыгы Металлург хоккей клубына, Русия хоккей федерациясенә һәм Русия спорт идарәсенә Металлург җанатарларының гамәлләре кабул ителерлек булмавы турында телеграммалар җибәргән. Министр Марат Бариев "Без бу хәлгә бәя бирергә һәм аларның кабатларнуына юл куймау өчен чаралар күрергә чакырдык диде.