Самарда прокуратура татарларга каршы шигарләр күтәрүчеләрне тикшерә

Русия прокуратурасы Самарда февраль аенда татарларга каршы шигарләр күтәрелгән милләтчел пикет үткәрелүгә бәйле җинаять эше ачты. Февраль аенда Гадел Русия партиясе Самар дәүләт телевидение һәм радио ширкәте каршында уздырган пикетта "рус телевидениесендә татарга урын юк", һәм "Гәдел Русия Самар телевидениесен татар изүеннән коткарачак" дигән плакатлар күтәрелгән иде. Татарстан президенты Минтимер Шәймиев моңа борчылу белдереп Дума рәисе Борис Грызловка хат язганнан соң, Грызлов кушуы белән депутат Николай Гончар прокуратурага бу эшне тикшерүне сорап рәсми мөрәҗәгать җибәргән.