Казан зообакчасы зур үзгәрешләр алдында

Якын киләчәктә казанлылар да, башкала кунаклары да телефоннан үзләрен эзләүчеләргә без көне буена зоопаркка киткән идек дип әйтергә мөмкин. Әййе, чыннан да, көне буена. Әгәр дә, “Аткинс” проектлау институ тәкъдиме кабул ителеп, төзү эшләре озакка сузылмыйча төгәлләнсә, монда рәхәтләнеп кибетләрдә дә йөрергә, җәй уртасында тимераякта да шуарга, теләгән фильмыңны да карарга, тамак та ялгарга һәм дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче хәйваннар белән дә аралашырга мөмкин булачак. Бу үзәккә килүчеләрне иң башта үсемлекләр дөньясы үтә күренмәле пыяла астындагы бакча каршы алачак. Бу өлгегә өстән карасаң ул энәкарагын, ягъни стрекозаны хәтерләтә, ди Казан зоопаркы башлыгы урынбасары Гүзәл Горбанева. Ике яктагы канатлары сәүдә- күңел ачу үзәкләре булачак. Анда бик зур аквариум куелачак һәм балалар өчен сәхнә дә ясалачак. Ә 7 гектардан артык зообакча өлешенә киң, якты үтә күренмәле пыяла торба аша барырга туры киләчәк.

Күңел ачу, сәүдә үзәге һәм зоопаркны бер бөтен итүнең үзенең кечкенә генә бер сере бар, ди Горбанева. Бүгенге көндә, инде билгеле булганча, бөтен зоопарклар да үзләрен үзләре генә финанслап тота алмый. “Сәүдә үзәгеннән кергән акчаның бер өлеше зоопарк чыгымнары өчен тотылачак”,- ди Горбанева. Аның әйтүенчә мондый үзәк әле бер җирдә дә юк. Казан, бу өлге расланса, дөньяга яңалык алып киләчәк. Бу проектка Казан зоопаркы хезмәткәрләре, шәһәр рәсмиләре үз тәкъдимнәрен кертсә, икенче яктан 1825 елда оешкан Лондон Зоология җәмгыяте белгечләре дә үз киңәшләрен әйтә. Лондон зоопаркының уңай тәҗрибәсе дә истә тотылачак. Менә алар тәкътиме белән “Аткинс” проектлау институты Казан зоопаркын төрле өлешләргә бүлергә тәкъдим итте. Берсендә салкынга чыдамнар булса, икенче бер зонада җылы яратучылар, ә өченче өлештә урта полоса хәйваннары урнашачак. Аларның яшәү шартлары да бүгенге көн белән чагыштырганда күпкә яхшы булачак.

“Барыбыз да бу көннәрдә зебраның тае туганны көтәбез. Арыслан һәм юлбарыс балалары күп. Әмма әлегә барсының да урыннары бик тыгыз”,- дип бер яктан куанычын, икенче яктан борчылуын белдерде Горбанева. Башка зооботаник бакчалардан аермалы буларак, бүгенге көндә Казанда туучылар күп икән. Акчабыз булмаса да, зообакча мөдире төрле юлларын таба, башка төрләр белән алмашка, үзебездә булмаганнарын китертә, ди Гүзәл Горбанева. Менә- менә колынларга тиеш зебраны, өч нил тисмахын, ягъни крокодилларны һәм көнгерәләрне Казанга Чехиянең Брно шәһәреннән җибәргәннәр.

Моңа кадәр казанлылар күрмәгән башка төр хәйван һәм кошлар да булыр дип өметләнә бу яңа өлгене эшләүчеләр. Ә аны әзерләүче Британ архитекторы Том Райт җитәкчелегендәге төркем дөньяга Дубайдагы “Җилкән” отеленең авторы булу белән данлыклы. Казан шәһәре рәсмиләре проектка төзәтмәләр кертелеп бер ай эчендә әзер булыр дип белдерә. Чит ил инвесторларын җәлеп итү сөйләшүләре дә башланган.

Наил Алан