Соңгы айларда Татарстан җәмәгатьчелегендә популярлашып киткән мөстәкыйль “Безнең гәҗит” атналык басмасының чираттагы саны дөнья күрде. Газетаның “Илдә ниләр бар?” битендә Русиядә көн үзәгендә булган темаларга язмалар басылган. Нәзифә Кәримованың “Әтием татарча сөйли иде” дигән язмасында Үзәк сайлау комиссиясенең яңа билгеләнгән рәисе Владимир Чуровның Русия мөфтиләр шурасында мөселманнар, дип әһелләре белән булган очрашуы турында язылган. “Владимир Чуров үзенең чыгышын сорау белән, сезнең арада Туймазы районыннан килүчеләр юкмы дип башлады. Ләкин залда туймазылылар күренмәде. “Мин үзем татарча белмим, ә менә әтием татар мәктәбендә укыган, бик яхшы татарча сөйләшә, хәтта гарәпчә яза белән иде.” Безнең гәҗитнең соңгы саны укучылар арасында кызыксыну уятырлык тагын берничә язма бар. Әйтик, Кәрим Яушевның “Тотса мәскәүләр якаң!”, “Ата кызын үтерүчене ярата”, “Мәчеткә тагын һөҗүм”. Ә менә Рөстәм Исхакыйның “Компьютер татарча сөйләшә” мәкаләсендә Майкрасофт компаниясенең Виндоус виста һәм Майкрософт Офіс системаларының татарчасын эшләп чыгаруы һәм аны Татарстанда тәкъдим итүе турында. Безнең гәҗиттә Азатлык радиоында узган түгәрәк өстәл сөйләшүе урын алган. Ул “2025 елга Русиядәге 500 мең татар юкка чыгачак” дип атала. Гәзитнең “Ахыр заман галәмәтләре” битендә “Казан фахишәсе күпме тора”, “Чегәннәр дәвалады” дигән мәкаләләр дөнья күрде. Безнең гәҗитнең башмөхәррире Илфат Файзрахманов үзенең татар яшьләренең Шәрык клубында булган очрашуы турында язган. “Мин үзем Шәрык клубыннан сөенеп кайттым. Зыялы яшьләребез җыелып, тел, милләт, дин мәсьәләре турында сөйләшә. Моннан 100 ел элек эшләгән, Тукайлардан башланган Шәрык клубы әле дә бар.” Газетаның 12 сентябрь санында гадәттәгечә халыкны борчыган проблемаларга, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле мәкаләләр басылган.
Гөлназ Шәйхетдин