Сембердә быел ноябрь тантаналары үзенчәлекле узды

Ленин мәйданына, елдагыча, КПРФ үз митингын уздырды. Төп колонна, ГАДӘТИ шигарьләрен күтәреп, революцион маршлар белән Кузнецов урамы аша мәйданга килде. Ә митингка икенче яктан килүчеләрне милиция тезмәсе, сәбәбен аңлатмыйча, мәйданга җибәрми торды. Безнең сорауга җавап итеп, оцеплениенең башлыгы – милиция капитаны үзе дә бу гамәлнең максатын аңламавын белдерде.

КПРФның өлкә комитеты җитәкчесе Александр Кругликовның чыгышы да элеккеләргә охшамаган булып чыкты: нигездә, Октябрь революциясенең тарихи әһәмиятенә багышланган иде ул. Соңнан гына, гадәттәгечә, бүгенге режимның явызлыкларын фаш итүгә кереште. Берничә чыгыштан соң, партиягә кергән бер ханымга партия билеты тапшырдылар. Артабан Бөек революциянең 90 еллыгына багышланган медальләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында татар хатыны Камилә Абдулвәлиева да бар иде.

Кабул ителгән Мөрәҗәгать Путин режимын, аның фиркасе Бердәм Рәсәйне генә түгел - аның ялчылары ЛДПР белән Гадел Рәсәйне дә фаш итүгә багышланган. Һәм, әлбәттә инде, җыелган халыкны сайлау алды кампаниясендә актив катнашырга өндәүләр булды.

Митинг “Интернационал” гимны белән тәмамланды.

Шушы ук көнне, коммунистлар митингыннан соң, шул ук Ленин мәйданында яшьләр җыелды. Анда митинг-чыгышлар булмады, дияргә дә була. Гадәти күңел ачу чарасына охшатыбрак оештырганнар аны. Моның өчен “Русский расклад” һәм “Синяя птица” ансамбльләре һәм Кайметов төркеме чакырылган. Каян акча алганнарын үзләре генә беләләрдер инде. Чараның максатын аны оештьыручыларның берсе Андрей Лабзин менә ничек аңлатты.

Без Путин курсын хуплыйбыз һәм аны тормышка ашурда үз өлешебезне кертергә тырышабыз

Чарада хөкем сөргән мөхит оештыручыларның максатлары тормышка ашачагын да күрсәтә аладыр

Яшьләр дә илебез хәллренә битараф түгел. Путинны һәм аның сәясәтен якоыйбыз. Сяәсәттә дә катнашырга тырышабыз, чөнки илебезнең киләчәге безне дә борчый.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк. Бу чара, 7-ноябрь – Октбрь инкыйлабының фәлән еллыгы түгел, ә 1941-елгы Мәскәүдә узган хәрби парад көне буларак билгеләнде. Һәрхәлдә, яшьләр җыены шуңа багышлап оештырлыган иде.

Айрат Ибраһим, Сембер