Казанда Иран консуллыгы ачыла

Казанда Иран баш консулы Риза Багъбан Кондори эшли башлады.
Аның белән Татарстан президентының халыкара мәсьәләләр киңәшчесе Тимур Акулов очрашып сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм фәнни хезмәттәшлек турында сөйләште.
Кондори җитәкләгән консуллык Татарстан, Башкортстан, Коми, Марий Эл, Удмуртия, Чувашстан республикалары һәм Киров, Ырымбур, Пермь, Самара, Свердлау, Ульян, Чиләбе өлкәләре белән шөгылләнәчәк.