"Аэрофлот" Казанда җитештерелгән Ту-214 очкычларыннан баш тартырга тели

Ту-214 очкычы

2010нчы елларда "Аэрофлот" Ту-214тән баш тарткан иде инде.

Очкычларны тапшыру вакытлары күчерелгәнгә күрә "Аэрофлот" Казанда җитештерелүче барлыгы 40 "Ту-214" очкычыннан баш тартып, алар урынына МС-21 очкычлары сатып алмакчы. Бу хакта "Россия-24" каналына һава ширкәтенең башлыгы Сергей Александровский сөйләгән.

Аның әйтүенчә, "Аэрофлот" Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе (ОАК) белән килешү төзегән булган, килешүгә ярашлы 2030 елга кадәр ширкәткә Русиядә җитештерелгән 339 яңа очкыч тапшырырга тиешләр. Хәзер "Аэрофлот" бу килешүне үзгәртү турында фикер алыша: SJ 100 (89 очкыч) һәм Ту-214 ләрдән (40 очкыч) баш тартырга тели. "Барлык 339 очкычны да МС-21гә алыштыру турында сүз бара", дигән Александровский.

"Аэрофлот" МС-21ләрне 2025 елның дүртенче чирегенә алырга ниятли.

Әле күптән түгел генә "Ростех"ның якындагы елларда "Аэрофлот" һава ширкәтенә Казанның Горбунов исемендәге авиация заводында җитештерелгән 11 Ту-214 очкычын сатачагы әйтелгән иде. Дәүләт корпорацияләре ныклы килешүләр төзегән диделәр.

Шулай да Ту-214не "Аэрофлот" теләгәнчә үзгәртмәкчеләр иде. Аерым алганда хәзерге Ту-214ләрнең кабинасы өч кешегә: ике пилот һәм бортинженерга каралган. Чит илләрнең очкычларында бортинженерлар өчен урын каралмаган. "Аэрофлот" та ике пилот булса җитә ди.

2010нчы елларда "Аэрофлот" Ту-214тән баш тарткан иде инде. Казан авиация заводы чит илләрнең Airbus һәм Boeing җитештерүчеләре белән көндәшлекне күтәрә алмады. Бортинженерларның "артык" булуы аркасында гына түгел, ягулыкны күп якканга да. Аннан соң чит илләрнең лизинг ширкәтләре очкычларны отышлырак ставка белән сатты. Хәзер исә Украинага каршы сугыш башлаган Русиягә чикләүләр кертелде һәм Русиянең һава ширкәтләре илдә җитештерелгән очкычларга канәгать булырга мәҗбүр.

  • Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның Горбунов исемендәге авиация заводы Русия һава ширкәтләренә Ту-214 юлчы очкычларын быел ук җитештереп тапшыра башламакчы. Ту-214 очкычларын сатып алу белән Русиянең "Аэрофлот", Red Wings һәм Татарстанның "ЮВТ Аэро" ширкәтләре кызыксынды.
  • Былтыр җәй Русия президенты Владимир Путин карары белән Казан авиация заводына Русия дәүләт байлыгы фондыннан 41,8 млрд сум бүлеп биреләчәге хәбәр ителде. 2025 елга Казан заводы елына 10 Ту-214 очкычын чыгара башларга тиеш, дип искәртте Русия премьер-министры Михаил Мишустин. "Бу модельнең төп өстенлеге — ул тулысынча русия детальләре белән, шул исәптән ПС-90А русия моторы белән ясалачак", диде ул.
  • Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе баш мөдире Юрий Слюсарь Казанның Ту-214 очкычларына кертеләчәк үзгәрешләр турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Ту-214нең яңа нәселен – кыскартылганрак төрен һәм очу ераклыгы арттырылган төрен ясау мәсьәләсе карала.
  • 2022 елның 24 февралендә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Русиягә каршы кертелгән чикләүләр шартларында Казан авиация заводына елына ким дигәндә 10 Ту-214 очкычы җитештерү бурычы куелган иде.
  • Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала. Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын йөртү өчен куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!