АКШ журналисты Такер Карлсонның Сергей Лавровтан алган әңгәмәсе чыкты

Сергей Лавров

Русия Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне нинди шартларда туктатачак дигән сорауга Сергей Лавров низагны тыныч юл беләй җайлау — аерым алганда бары тик Киев НАТОга керүдән баш тарткан очракта гына мөмкин дигән.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров ил АКШ белән сугыш хәлендәме дигән сорауга "алай димәс идем" дип җавап биргән. Болай дип ул АКШ журналисты, "Fox News" телеканалының элекке хезмәткәре Такер Карлсон белән әңгәмәсендә әйткән. Шушы көннәрдә Карлсонның Лавров белән әңгәмә яздыру өчен кабат Мәскәүгә килүе билгеле булды.

Видео 6 декабрьгә каршы төндә чыкты. Әңгәмәнең тексты тышкы эшләр министрлыгы сайтында чыгарылды, аны урысча һәм инглизчә укып була. Ел башында Карлсон Путин белән интервью эшләр өчен дә Русия башкаласына килеп киткән иде.

АКШ белән сугыш турындагы сорауга җавап биргәндә Русия министры "бу — Мәскәү теләгән әйбер түгел", дигән. "Әлбәттә, без бөтен күршеләребез белән нормаль мөнәсәбәтләрдә булуны теләр идек. Бөтен илләр белән дә, аеруча АКШ кебек бөек ил белән", дигән Лавров.

Бер көн алдан Еропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) Мальтада үткән министрлар утырышында Сергей Лавров АКШка чираттагы тәнкыйтьләрен яудырды, " салкын сугышның кайнар стадиягә күчү куркынычы зур", дип белдерде.

Ул АКШны аерым алганда урта һәм аз ераклыкка оча ала торган ракетлар белән бәйле иминлек килешүләреннән баш тартуда гаепләде. Моны "НАТОны сәяси сәхнәдәге алгы урынга кире кайтарырга омтылып" эшли диде. ОБСЕның үзен "Европаның Кушма штатларга буйсыну юнәлешендәге корбан" дип атады.

Такер Карлсонга әңгәмәсендә Сергей Лавров АКШның яңа сайланган президенты Доналд Трампка мөнәсәбәтен дә белдергән. "Аны нәтиҗәләргә ирешергә теләүче, эшләрен кичектерергә яратмаучы көчле кеше дип уйлыйм", дигән Русия министры.

Элегрәк Лавров белән әңгәмәсенең анонсында Карлсон (ул Трампны хуплый) "Мәскәү белән Вашингтонның мөнәсәбәтләре хәзерге вакытта нинди ноктада булуын" ачыкларга ниятләве турында әйткән иде. Шул ук вакытта ул Американың хәзерге президенты Дҗо Байден хакимиятен АКШны Русия белән атом низагына якынлаштырды, дип гаепләде. Бер үк вакытта Карлсон ике ил арасында үзара йогынты өчен бернинди дипломатик каналлар да калмады, дип белдергән иде.

Русия Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне нинди шартларда туктатачак дигән сорауга Сергей Лавров низагны тыныч юл беләй җайлау — бары тик Киев НАТОга керүдән баш тарткан очракта гына мөмкин дигән. Шулай ук ул Көнбатышның Украинадагы хәрби базалары ябылуы һәм чит ил хәрбиләрен җәлеп итеп хәрби әзерлекләр уздырмаулары шарт дип белдергән.

Украиннар турында сөйләгәндә Русия министры Мәскәүнең "украин халкын юк итү нияте юк", "алар Русия халкына кардәш", дигән һәм шундук "бу сугышны без башламадык", дип белдергән.

Русия Украинага бәреп кергәннән бирле БМО Украинада атышлар аркасында һәлак булган тыныч кешеләрнең статистикасын алып бара. Хәзерге вакытка кимендә 12 162 кешенең, шул исәптән 659 баланың һәлак булуы расланган. 27 меңнән артык кеше яраланган, шуларның кимендә 1747се - балалар. Чынлыкта исә бу саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

Сугыш башланганнан бирле Русия дә Украина да үзләренең хәрби югалтуларын яшерә. Такер Карлсонга әңгәмәсендә Сергей Лавров "бу мәгълүматны тарату минем компетенциядә түгел", дигән. "Хәрби хәрәкәтләр вакытында аерым кагыйдәләр бар. Русия Федерациясенең саклану министрлыгы аларны үти", дигән ул.

  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле дөньяның күпчелек илләре Кремль гамәлләрен хуплаучыларга чикләүләр кертә башлады. Хәзерге вакытта Көнбатыш илләренә керү тыелган кешеләр исемлегендә Русиянең йөзләгән сәясәтчесе, олигархы, югары дәрәҗәле хәрбие, медиа хезмәткәрләре бар.
  • АКШ, Европа берлеге илләре һәм Киевка хуплау белдерүче башка дәүләтләр Русиянең Украинага бәреп керүен рәхимсез агрессия дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!