АКШның яңа чикләүләре Русиядә доллар сәүдәсен томалады һәм рубльнең төшүенә китерде

Иллюстратив фото

АКШтан соң бүген Британия дә Мәскәү биржасына, Дәүләт клиринг үзәгенә (НКЦ) һәм Дәүләт исәп-хисап депозитариена  чикләүләр кертте.

Кичә, 12 июньдә АКШ Мәскәү биржасына, Дәүләт клиринг үзәгенә (НКЦ) һәм Дәүләт исәп-хисап депозитариена чикләүләр кертте. Димәк, Америка ватандашлары һәм ширкәтләре алар белән килешүләр башкара алмаячак, ә ширкәтләрнең Америка юрисдикциясендәге хисаплары томаланачак.

Бүгеннән - 13 июньнән башлап Мәскәү биржасы рубль-доллар һәм рубль-евро сәүдәсен туктатты, бу хакта аның сайтында хәбәр ителде. Бу шушы ук валюталар белән сәүдә ителә торган башка активларга да кагыла. Шул ук вакытта мөштәриләрнең брокер хисапларындагы доллар һәм евролар нишләячәк - монысын Мәскәү биржасы әйтми.

Үзәк банкта әйтүләренчә, чикләүләргә карамастан, кешеләрнең хисапларындагы һәм кертемнәрендәге АКШ долларында һәм еврода булган бөтен акчалар сакланып калачак. Ширкәтләр һәм гражданнар Русия банклары аша валюта сатып алуны һәм сатуны дәвам итә алачак. Тик бу эшләр барысы да биржадан тыш базарда башкарылачак, ә мондый очракта валюта курсы отышсызрак булачак, үтәкүренмәле булмаячак, дип белдергән "Ведомости"га белгеч.

Русия Банкының яңа чикләүләр рубльне алыштыруга йогынты ясамаячак, чит ил акчасы белән иркен эш итеп булачак дигән ышандыруларына карамастан, Русиядәге иң зур брокер ширкәтләре - "Финам" белән БАКС брокер хисапларыннан чит ил акчасын чыгаруны вакытлыча туктатуын игълан итте.

Бу вазгыятьтә Русия банкларында евро белән долларның бәясе арта башлады. Мәсәлән, хәзер "Райффайзен Банк"та бер долларны 95,6 сумга сатып алып була, ә иң кыйбаты - "Локо-Банк"та, анда бер доллар 109 сум тора. Шул ук вакытта Мәскәүдә акча алыштыру урыннарында доллар уртача 100 сум тора, дип яза Baza.

Чикләүләр кертелгәннән соң, бүген иртән Мәскәү биржасы хиссалары 15 проценттан артыкка төшкән иде. Әмма көндезге уникегә ул байтак кына өлешен кайтара алды. Сессия башында РТС белән Мәскәү биржасы индекслары 4 проценттан артыкка төште.

  • АКШтан соң бүген Британия дә Мәскәү биржасына, Дәүләт клиринг үзәгенә (НКЦ) һәм Дәүләт исәп-хисап депозитариена чикләүләр кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!