4 гыйнвар көнне Америка чик буе хезмәте "Вагнер"ның элекке сугышчысы Тимур Пралиевны тоткарлаган. Ир Мексика яклап Техастагы Рио-Гранде елгасын канунсыз кичеп чыкмакчы булган чакта тоткарланган.
Тоткарлаганнан соң Пралиев Казакъстан ватандашы булуын әйткән, әмма аның үзе белән Казакъстаннан тыш, Русия паспорты да булган.
Чик буе хезмәткәрләре аның янында дүрт мең АКШ доллары, 60 мең Мексика песосы, шулай ук дрон тапкан.
Казакъстан Конституциясе башка ил ватандашлыгын танымый. Әмма Казакъстан ватандашларының башка ил ватандашлыгы да алып, Казакъстан ватандашлыгыннан чыкмый гына канунсыз рәвештә ике ватандашлыкка ия булу очраклары бар. Әгәр кеше Казакъстан ватандашлыгыннан чыкмый гына башка ил ватандашлыгын да алса, 30 көн эчендә бу хакта хәбәр итәргә һәм паспортын яки шәхесен раслаучы таныклыгын эчке эшләр оешмаларына яки Казакъстанның чит илдәге вәкиллекләренә тапшырырга тиеш. Мондый затлар Казакъстан ватандашлыгын югалткан дип теркәлә, диелә Казакъстан хөкүмәтенең электрон сайтында.
Сорау алулар вакытында Пралиев "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә сугышуын таныган. АКШ "Вагнер"ның Африка илләрендә һәм Украинада сугыш җинаятьләренә, җәзалап үтерүләргә һәм башка төрле көч куллануларга катнашы бар дип саный.
Пралиевны чикне канунсыз үтеп чыгуда гаепләгәннәр. Ул гаебен таныган. 5 гыйнварда хөкемдар Пралиевка инде сак астында утырылган вакыты кадәр җәза билгеләгән, әмма ул федераль төрмәдә кала бирә, ә хакимиятләр аның алдагы язмышын хәл итә.
Пралиевның ни сәбәпле һәм нинди ниятләр белән АКШка үтеп керергә тырышуы әлегә ачыкланмаган.
Былтыр декабрь аенда "Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Тимур Пралиевка хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы биргән. 2024 елның 12 декабрендә төшерелгән язмасы "ВКонтакте"дагы "Защитники Отечества | Башкортостан" төркемендә бар. Төркем чыгарган хәбәрдә әйтелгәнчә, Пралиев - "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең элекке сугышчысы, ул Башкортстанның Иглин районыннан.
Азатлык Радиосының урыс хезмәте Тимур Пралиевның "ВКонтакте"дагы сәхифәсен тапкан. Тикшеренүче журналистлар аның фотосын бер дустына күрсәткән, ул исә рәсемдә Пралиев булуын раслаган. "ВКонтакте"да ул үзенең туган елын 1993 дип язган, Америка мәхкәмәсе документларында да аның туган елы шулай дип күрсәтелгән.
Азатлык Радиосының өстәмә нечкәлекләрне сорап язган хатларына АКШның Көньяк Техас прокуроры офисы да, Америка-Мексика чигенең бу өлешен контрольдә тотучы АКШ Таможня һәм чик буе хезмәте төбәк идарәсе дә әлегә җавап бирмәде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!