Куәт оешмалары вәкилләре Татарстанның Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясовны тоткарлаган. Аны акча белән хәрәмләшүдә (Җинаять кодексының 159 маддәсе) шикләнәләр, дип җиткерә "Бизнес Online".
Ильясов Чаллыда туган, аңа 40 яшь. 2010 елда Социаль һәм һуманитар белемнәр институтын бетергән. Хезмәт юлын 2003 елда Мөслим үзәк район хастаханәсендә икътисадчы булып эшләүдән башлый. 2004 елда Мөслимдәге торак коммуналь хуҗалык оешмасында бүлек җитәкчесе була. 2010 елда "Мөслим инженерия челтәрләре" оешмасында финанс-икътисад бүлекчәсен җитәкли.
2014 елда Мөслим районы башкарма комитетына территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе итеп куела. 2015 елда Мөслим районының "Хуҗалык тәэмин итү" оешмасын җитәкли башлый. 2016-2017 елларда, район башлыгы әле Фаил Камаев булган чакта ул Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе була. Камаевка карата да ришвәтчелек турында җинаять эше ачылган, узган атнада ул тикшерү белән килешү төзеде һәм СИЗОдан йорт сагына чыгарылды. Түрә белдерелгән гаепләүдә гаебен тулысынча таныган һәм үзенең җинаять эше белән бәйле булмаган яңа җинаять эшләренә кагылышлы тулы күрсәтмәләр биргән иде.
2018 елда Ильясов кабат Мөслим районы башкарма комитетына беренче урынбасар булып кайта. Әмма 2022 елда кабат Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына алына. Ильясов өйләнгән, өч баласы бар.
- Күптән түгел Татарстанның элекке вице-премьеры һәм Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховның 39 яшьлек улы Илнар Фәттахов федераль эзләүгә бирелгән иде. Илнар Фәттаховка аеруча зур күләмдә ришвәт алуда читтән торып гаепләү белдерелгән. Тикшерүчеләр белдерүенчә, әлеге җинаять 2013-2016 елларда аның Актаныш районы башкарма комитетын җитәкләгән вакытта кылынган булырга мөмкин.
- Энгел Фәттахов үзе исә 21 майда тоткарланды. Аны ришвәт алуда шикләнәләр. Хәзерге вакытта ул Чистай изоляторында утыра һәм сәламәтлеге начараюга зарлана.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!