Алабуганың берничә мәктәбендә пешекчеләр юк — балалар төшке ашсыз укый

Иллюстратив фото

"Түбән хезмәт хаклары аркасында эшчеләрне җәлеп итү һәм тотып тору мөмкин түгел", дип аңлата шәһәр хакимиятләре пешекчеләр булмавын. Акчасы әз, эше күп булгач, яңа эшкә алынганнар да соңыннан китә, ди алар.

Татарстанның Алабуга шәһәрендә яшәүче ата-аналар республиканың "Халык контроле" сервисына зарларын калдырган: алар әйтүенчә, шәһәрнең кимендә ике мәктәбендә пешекчеләр җитми. Шул сәбәпле бары тик кече сыйныфларда укучы балаларны гына ашаталар. Эшчеләр җитмәү башка мәктәпләрдә дә күзәтелә. Моңа "Говорит НеМосква" игътибар иткән.

Шәһәр хакимияте ата-аналар зарына җавап биргәндә пешекчеләрнең булмавын түбән хезмәт хаклары белән аңлаткан. "Түбән хезмәт хаклары аркасында эшчеләрне җәлеп итү һәм тотып тору мөмкин түгел. Хезмәт хакының күләмен һәм азык-төлек блогында хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле эшнең күплеген исәпкә алганда, эшкә алынган яңа хезмәткәрләр эштән китә", диелә җавапта.

8нче мәктәптә бер пешекче генә эшли, ул башлангыч сыйныфта укучы 555 баланы ашата диелә. Мәктәпкә пешекче эзләп эш игъланын хәтта ата-аналар чатларына куйганнар, тик эшкә керергә теләк белдерүче табылмаган.

"Работа России" сайтындагы вакансияләрдән күренгәнчә, Алабугадагы мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында пешекчеләргә 19-35 мең сум хезмәт хакы тәкъдим ителә, дип искәртә басма.

"Бу проблем Алабугада гына түгел, бөтен Татарстанда шулай. Мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укытучылары икешәр сыйныф алып бара, тәрбиячеләр 12шәр сәгать эшли, бакчалардагы кече яшьтәге балаларны караучылар берничә төркемгә эшли, ә нәрсә аркасында? Чөнки кешеләр хезмәт хакы сәбәпле китә. Алга таба тагын да начаррак булачак", дип яза социаль челтәрләрдә фикер калдыручылар.

Шул ук вакытта Алабугада яшәүчеләр шәһәр җитәкчелеге республика башлыгына шәһәрдәге уртача хезмәт хакларын 60-70 мең сум дип әйтә, әмма бюджетта эшләүчеләр кулларына "15 меңнән башлаган хезмәт хакы ала" - "коммуналь чыгымнар өчен түлә дә, ачтан үл", лип искәртә.

  • Шул ук вакытта Алабугадагы "Алабуга"икътисади зонасында Украинага һөҗүмдә кулланылучы иран дроннарын җыярга эшчеләрне хәтта чит илләрдән табып китерәләр.
  • Баштарак меңнән артык Африка хатын-кызын яллаулары хәбәр ителгән иде. Алабугадагы заводка эшче көчләрне нигездә Угандадан китергәннәр диелде. 2023 ел башында икътисади зона вәкилләре илнең башкаласы Кампалага килгән, анда җирле студент кызлар белән әңгәмә үткәргәннәр, эшчеләрне шулай туплаганнар.
  • Alabuga Start дигән релокация програмында Африка гына түгел, 88 илдән хатын-кызларга җыештыручы, эшче, машина йөртүче, официант булып эшләргә, 60 мең сумнан башланган хезмәт хакы түләргә тәкъдим итәләр. Хроник авырулары булмаган 18-22 яшьлек кызларга Русиягә кадәр бушлай билет, һостелда яшәү һәм медицина иминиятләштерүе вәгъдә ителә. Әмма аларны соңрак дроннар җыярга җибәрәләр дип хәбәр итте журналистлар.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды.
  • Апрель аена булган белешмәләргә күрә, махсус икътисад зонасына 3 меңгә якын кадр кирәк. Биредәге җитештерүчеләр югары квалификацияле белгечләр эзли. Аеруча IT өлкәсендә 161 вакансия урнаштырылган. Аларга 120-300 мең сум хезмәт хакы, кайбер эш урыннарында айлык керем 600 мең сумга җитә. Мондый акчага радиотехник җиһазлар өчен програм язучыларны чакыралар.
  • Алабуга Политех" өчен генә дә 40лап инженер вакансиясе эленгән. "Инженер-наставник"ларга 250 мең сум түләргә вәгъдә итәләр. Алардан робот техникасы турында теорияне аңлату һәм практик дәресләр үткәрү сорала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!