Татар сандугачы Алсу

Дөньякүләм эстрада йолдызы милли моң һәм туган телне ярату үрнәген күрсәтә.
2000 елда “Евровидение” халыкара җыр конкурсында иң югары баскычка күтәрелгән Алсу шушы көннәрдә өр яңа музыкаль альбом өстендә эшләүне тәмамлый. Бу CD-тәлинкәсе татар җәмәгатьчелеге арасында зур кызыксыну һәм бәхәсләр уятыр, дип көтелә. Бу вакыйга Башкортостан татарлары язмышына да бәйле булуына игътибар итә.


Алсу Сафина (Абрамова) гади эстрада җырчысы гына түгел. Аңа кадәр “Евровидение”нең иң югары баскычына күтәрелү Русия җырчылары Алла Пугачевага, Филип Кирокровка да, башкаларга да насыйп булмаган иде. «Евровидение» бәйгесендә танылган Алсуны хәзер бөтен дөньяда беләләр.

Интернет сәхифәләрендә, матбугатта, телевидениедә Алсу күренү миллионнарча кешеләрнең кызыксынуын арттыра. Моңлы тавыш, Көнчыгыш чибәрләренә генә хас тыйнак һәм романтик йөзе белән ул теләсә нинди поп һәм мега йолдызлардан аерылып тора. Аның татар гаиләсендә туып үсүе, күзгә ташланып торган милли кыяфәте хәзерге замандагы глобализация стандартларыннан калышмавы, бу җырчыга кабатланмас үзенчәлек бирә.

2000 елның июнь аенда Алсу үзенең туган шәһәре Бөгелмәгә кайтып, шәһәр уртасында якташларына бушлай концерт бирде. Бу көнне Алсу үзе дөньяга килгән бала тудыру йортына кереп, алсу төскә буялган бинаны карап чыкты. Аңа “Бөгелмә шәһәренең шәрәфле кешесе” дипломы һәм алсу төстәге автомобиль тпшырылды. Алсуга “Татарстан атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.

Әтисенең туган ягы Башкортостанда Алсуны бигрәк тә яраталар. Уфада ачык һавада үткән Алсуның концертына 130 мең кеше килгән иде. 2003 елның көзендә Октябрьски шәһәре каршындагы Ык буенда ачык һавада оештырылган Алсу концертына Башкортостанның һәм Татарстанның төрле районнарыннан 60 меңләп кеше җыелган иде.

Рим Хәсәновның шагыйрь Расих Ханнанов сүзләренә иҗат иткән “Әткәем” җырын башкару Алсуның әтисе, күренекле эщкуар Ралиф Сафинны гына түгел, иртән эшкә китеп, йолдызлар калыккач кына хезмәттән арып кайтучы меңнәрчә тырыш ирләргә мәдхия булып яңгырады.



Әтисенең һәм әнисенең татар милләтеннән булуы, яраткан әбисеннән тәрбия алу Алсуга да милли рух иңдергәнме? Сакланамы бала чакта кергән милли рух? Бу гади сорау түгел. Чөнки ул әтисе һәм әнисе белән нефть һәм газ табылган Себер якларында, Когалымда 9 ел яшәгән. Аннары Мәскәүдә, Лондонда укыган. Мондый шартларда чит илләрдә яшәүче һәм белем алучы хәзерге Русия яшьләре еш кына әби-бабай телен түгел, ә рус телен дә камил белмиләр. Шуңа күрә, Алсу халыкара күләмдә танылгач, аның татарлыгы исемендә генә чагыла диючеләр табылды.

Алсуның чит телләрдә башкарган җырлары дистәләрчә илләргә билгеле. 2006 елда яһүд егете Ян Абрамов белән гаилә корып җибәргәч, тамырлары Башкортостан һәм Татарстаннан чыккан татар кызы Алсуның кыйбласы да, тормыш планнары да туган халкыннан ераклашмадымы соң? Мәскәүдә, Лондонда яшәгән, башка милләт кешесенә кияүгә чыгып, Америкада бала табучы чибәр җырчы гадәти татар кызы образына сыешмый, әлбәттә. Чыннан да, хәзер нинди икән безнең Алсу? Татарстанның атказанган артисткасы үзе туган якларны онытмыймы?

Шушы көннәрдә Мәскәүдә әзерләнеп беткән лазер тәлинкәсе бу сорауларга ачык җавап бирә. Алсу хәзер, башка милләт вәкиле белән гаилә корып җибәреп, ерак җирләрдә балалар үстерсә дә, татарлыктан ераклашмаган. Киресенчә, хәзер ул моңлырак, әһәңлерәк, чын татарча итеп ягымлы тавыш белән җырлый башлаган. Яңа лазер тәлинкәсенә кертелгән 11 җыр арасында элек башкарылган “Әткәем”, «Акчишмә» җырлары да, “Олы юлның тузаны”, «Ак каен» кебек классик әсәрләр дә, Рим Хәсәнов иҗат иткән өр яңа җырлар да бар.

Режиссер Динар Гарипов, оператор Сергей Дышук, аранжировка ясаучы Игорь Крюков ярдәмендә һәм композитор Рим Хәсәнов катнашлыгында әзерләнгән СD тәлинкәсе күпләрне гаҗәпләндерер. Алсу борыңгы татар җырларының милизмнарын җиренә җиткереп башкара. Ул чын милли моңны саклап, дөнья күләмендә танылган үз җырлау манерасын кулланып, татар көен яңа дәрәҗәгә күтәргән. Алсуның Ренат Ибраһимов белән бергә “Туган тел” җырын башкаруын элек бер кем дә тә күз алдына китерә алмагандыр. Тиздән бу җыр да эфирда, сәхнәдә һәм йортларда, автомобиль кабиналарында яңгыраячак.

Рим Хәсәнов халык сүзләренә иҗат иткән “Сандугачым” җыры лазер тәлинкәсенә өстәмә бүләк буларак, видеоклип форматында кертелгән. Матур табигать фонында бабасы ролен уйнаучы атаклы артист Равил Шәрәфи белән бергә видеоклипкака төшкән Алсу матурлык һәм туганлык, үз милләтенә, ата-бабаның гореф-гадәтләренә тугрылык тамгасы буларак кабул ителә.

Ноябрь ахырында яки декабрь башларында Казанның “Пирамида” үзәгендә Алсуның милли татар җырларыннан торган альбомын тәкъдим итү проекты барып чыкса, бу һичшиксез, 2008 елда Татарстанның һәм татар дөньясының иң кызыклы вакыйгаларының берсе булып тарихка кереп калачак.

Бу проект Алсу һәм милли җанлы башка бик күп сәнгатькәрләребез өчен горурлык хисе уята. Алар үзләренең таланты, фидәкарьлеге белән милләтне, Татарстанны, Башкортостанны дөньяга таныталар, туган халкыбызны зурлыйлар. Бу проектны гамәлгә куюда Алсуның әтисе - танылган эшкуар, Федерация Советы әгъзасы Ралиф Сафинның рухи һәм матди ярдәме зур булгандыр. Аның туган авылы Уяндыкта төзелгән матур йортлар, чангы шуу комплексы, фонтаннар, мәдәният йорты Илеш якларын, анда яшәгән кешеләрне хөрмәтләргә мәҗбүр итәләр. Менә шундый алар, безнекеләр! Роберт Миннуллин шигырендә әйтелгәнчә, “булдылар, барлар, булырлар- Башкортостан татарлары!”.

Әгәр дә хәзерге байлар арасында Ралиф кебек шундый киң күңелле, милләтпәрвәр, сәнгатьне һәм туган ягын яратучы эшкуарлар, газиз балаларын милли моңга җәлеп итүчеләр ешрак очраса, мөгаен, халкыбыз тагын да алгарак китәр иде.