Amnesty International: Израилнең Газзәдәге гамәлләре — геноцид

Газзә сызыгының төньягындагы җимереклекләр. 28 октябрь, 2024 ел

Оешма бөтен гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга чакыра.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Израилнең Газзә Cызыгындагы гамәлләрен фәләстиннәр геноциды дип атады.

Оешма тикшеренү уздырып хисап әзерләгән, анда ул "ХӘМӘСнең Израилгә 2023 елның 7 октябрендә ясаган коточкыч һөҗүмнәреннән соң башланган хәрби операция барышында, Израилнең рәхимсез рәвештә һәм җәзасыз калып Газзәдәге фәләстиннәрнең тормышын ничек итеп чын тәмугъка әйләндерүе" турында сөйли.

Amnesty International вәкиле Аньес Калламар әйтүенчә, Израил Газзәдә кылган гамәлләр: авыр тән җәрәхәтләре һәм психик зарар ясау, махсус рәвештә фәләстиннәрне физик яктан юк итүгә исәп тоткан тормыш шартлары тудыру — Геноцид турындагы конвенция тарафыннан тыела.

Оешма моның өчен берьюлы өч алым кулланылган ди: тормыш өчен кирәкле инфраструктураны юк итү, халыкны мәҗбүриләп күчерү өчен эвакуация турындагы күп санлы боерыклар һәм һуманитар ярдәм китерүгә аяк чалу.

Калламар Израилгә корал бирүче илләрне "геноцидта катнашучыларның берсе булырга мөмкинсез" дип кисәткән. Шулай ук ул Газзәдәге геноцидка нокта кую өчен дөньядагы илләрне "карарлы һәм эзлекле чаралар" күрергә чакырган.

Израил АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип табылган ХӘМӘС фәләстин төркемен тулысынча юк итүне үзенең максаты икәнлеген берничә тапкыр белдергән иде. ХӘМӘС сугышчылары Газзә астында туннельләр челтәре төзегән һәм сивиллар артына яшеренә дип әйтелде. Amnesty International фикеренчә, бу фәләстиннәрне юк итүне акламый. Оешма Израил ягыннан да, ХӘМӘС ягыннан да бөтен гаеплеләрне җаваплылыкка тартырга, аларга каршы чикләүләр кертергә, шулай ук тотыкларны азат итәргә чакыра.

  • Тикшеренү барышында Amnesty International 212 кешене, шул исәптән зарар күргән фәләстиннәрне, шаһитләрне, медицина хезмәткәрләрен, Газзәдәге җирле хакимит вәкилләрен сораштырган, шулай ук кыр тикшеренүләре үткәргән, иярчен рәсемнәрен өйрәнгән.
  • Моннан тыш оешма Израил түрәләре ясаган 102 белдерүне анализлаган.
  • Amnesty International үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен берничә тапкыр Израиль хакимиятләренә дә җибәргән,әмма әлегә бернинди эчтәлекле җавап та алмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!