Аннексияләнгән Кырымда "Арманчыкъ" кырымтатар балалар журналы мөхәррире Эдие Муслимова юкка чыккан

Эдие Муслимова (уңда)

Хәзерге вакытта журналистның эш телефоны да, шәхси телефоны да сүнгән. Машинасы әле дә өе янында тора. Кичәдән бирле ул элемтәгә чыкмый диелә.

Аннексияләнгән Кырымда "Арманчыкъ" кырымтатар балалар журналының баш мөхәррире, 61 яшьлек Эдие Муслимова белән элемтәгә чыга алмыйлар. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе җиткерә.

Хәзерге вакытта журналистның эш телефоны да, шәхси телефоны да сүнгән. Машинасы әле дә өе янында тора. Кичәдән бирле ул элемтәгә чыкмый диелә. Муслимованың туганнары Русия полициясенә гариза тапшырган һәм аны эзли башлаган. Бу хакта аның туганнан туган сеңлесе Элзара Муслимова хәбәр иткән.

"Апам Эдие Муслимова белән соңгы тапкыр кичә, 21 ноябрьдә, сәгать көндезге 11дә сөйләшкән идем. Ул өйдәге кайбер эшләремне бетерәм дә, Акмәчеттән (Симферополь) Судакка таба — әнисе янына Коз авылына (Солнечная Долина) барам дигән иде", дип сөйләгән Элзара Муслимова.

Эдие Муслимованың әнисенә 91 яшь, ул - беренче төркем инвалид, кызының тәрбиясенә һәм ярдәменә мохтаҗ, диелә.

Элзара Муслимова аннексияләнгән Кырымдагы Русия прокуратурасына һәм Русиянең федераль иминлек хезмәте (ФСБ) идарәсенә гариза әзерли диелә.

"Арманчыкъ" Кырымда 2011 елдан бирле ай саен чыгып килә. 2019 елда Муслимова журнал ябылу алдында тора, дип хәбәр иткән иде. Ул моны журналга язылучылар аз булуы белән аңлатты.

  • Аннексияләнгән Кырымда кырымтатарлар югалган очраклар моңарчы да булган иде.
  • Әйтик Кырымның Акьяр (Севастополь) шәһәрендә былтыр 3 ноябрьдә Сервер Алиев һәм Фархад Солиев хәбәрсез югалган иде. 3 ноябрьдә аларны ФСБ машинасына утыртып алып китәләр. Шуннан соң кайда булулары турында туганнарына мәгълүмат бирелми.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!