Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләре "хатын-кызларны аборт ясатырга үгетләгән" өчен штраф керткән

Иллюстратив фото

Мондый гамәлләр өчен гражданнарга - өч-биш мең сум, вазифаи затларга - 25-50 мең сум, оешмаларга 200-500 мең сум штраф салыначак.

Аннексияләнгән Кырымдагы Русия парламенты "хатын-кызларны аборт ясатырга үгетләгән" өчен штраф кертү карары кабул иткән. Бу хакта Русия медиасы җиткерә.

Мондый гамәлләр өчен гражданнарга өч-биш мең сум, вазифаи затларга 25-50 мең сум, оешмаларга 200-500 мең сум штраф салыначак.

2023 елда аннексияләнгән Кырымның сәламәтлек саклау министры төбәктәге хосусый клиникалар аборт ясаудан "ихтыяри рәвештә" баш тартты дип белдергән иде. "Шул рәвешле Кырымда йөклелекне ясалма рәвештә өзү бары тик дәүләт медицина оешмаларында гына башкарылачак", диде Константин Скорупский.

Министр сүзләренчә, бу карарга хосусый клиникаларның җитәкчеләре белән очрашуда килгәннәр. Янәсе, аларга "демографик вазгыятьне яхшыртуга өлеш кертергә" тәкъдим ителгән. Скорупский "хезмәттәшләр бу тәкъдимне уңай бәяләде" диде.

  • Соңгы вакытта Русиядә абортлар мәсьәләсе турында фикер алышулар еш ишетелә.
  • Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец хатын-кызлар бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә тәкъдим иткән иде.
  • Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдим белән ул Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.
  • Сентябрьдә исә республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать итте һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына "ярдәм итәргә" чакырды. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә "килми калган керемнәрен компенсацияләргә" кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.
  • Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, узган елның август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
  • Татарстанга ияреп, хәзер Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләре дә үзләрендәге клиникаларга бала төшерми башларга кушкан.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!