Аннексияләнгән Кырымда яшәүче иргә Путинны хурлаган һәм Украина байраклы рәсемнәргә "лайк" куюы өчен 100 мең сум штраф салганнар

Иллюстратив фото

30 мең сумын – Русия гаскәрен "дискредитацияләү", 70 мең сумын – "хакимияткә ихтирамсызлык күрсәтү" маддәсе нигезендә.

Аннексияләнгән Кырымда яшәүче Назим Муждабаевка Путинны хурлаган һәм Украина байрагы ясалган рәсемнәргә "лайк" куюы өчен 100 мең сум штраф салганнар. Моңа "Медиазона" игътибар иткән.

30 мең сумын "Одноклассники"дагы Украина флагы һәм дәүләт символлары булган рәсемнәргә лайклар куйган өчен, Русия гаскәрен "кимсетү" маддәсе нигезендә салганнар.

Полиция фаразынча Украина кораллы көчләре дәүләт символларын "Русия кораллы көчләренә каршы хәрби низагларда һәм көч куллануларда файдалана", шуңа күрә алар Русия гаскәренә "тискәре мөнәсәбәтне күрсәтә".

Моннан тыш, Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе Муждабаевка биш ел элек чыгарган посты өчен 70 мең сум штраф салган. Бу постта ир Путинны алдакчы дип тупас рәвештә атаган рәсем чыгарган булган, полиция иргә хакимияткә ихтирамсызлык турында беркетмә төзегән.

  • Аннексияләнгән Кырымда Русия хакимиятләре Украинаны хуплау дип бәяли торган гамәлләре өчен кешеләрне эзәрлекләүләре турындагы хәбәрләр еш килә.
  • Мәхкәмәләр аларны украин җырлары һәм гимны җырлаган өчен дә штрафка тарта һәм тоткарлый. Бу уңайдан Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина Азатлыкка "Сәясәтчеләр үз эшләрен эшләсен, әмма җырга кагылмасын. Без украин җырларын тыңлап, җырлап үстек. Алар шулкадәр популяр иде. Бүген әшәкелек, пычрак тараткан җырларны тыярга кирәк", дигән иде.
  • Кырымда яшәүчеләрне ешрак Русия гаскәрен кимсетүдә гаепле дип табалар. Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында ачылган административ эшләр саны ягыннан ил төбәкләре арасында аннексияләнгән Кырым беренче өчлеккә кергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!