Американың Apple ширкәте үзенең Русиядәге App Store онлайн-кибетеннән урыс телле мәгълүмат чараларының әсбапларын һәм VPN-сервисларны сөртүен демократияне һәм гражданнарны кайгыртуы белән аңлата.
Бу хакта ширкәт "Чикләрне танымаучы репортёрлар" халыкара хөкүмәтнеке булмаган оешмасына рәсми җавабында язган.
"Русия кануннарын үтәмәсә Apple үзенең контентын Русиядә бүтән тарата алмаска мөмкин. АКШ хөкүмәте Русия халкының коммуникацион хезмәтләрдән куллана алуын хуплый, бу хезмәтләр демократия принципларын саклап тору өчен кирәк дип саный", дип белдергән Apple вәкилләре.
Моның белән беррәттән, ширкәтнең Русиядә тауар билгесенә һәм тешләнгән алма рәвешендәге логотибына ия булу хокукларын 2035 елга кадәр озайтуы билгеле булды. Аңа кадәр төзелгән контракт нигезендә бу хокукларның вакыты 2025 елның язында чыгачак иде.
- Элегрәк Роскомнадзор таләбе белән Русия App Store-ннан Азатлык Радиосының урыс хезмәте һәм аның проектлары — Сибирь.Реалии, Север.Реалии һәм "Настоящее время"ның әсбаплары сөртелгән иде.
- Роскомнадзор Apple-га әлеге әсбапларда Русиядә тыелган оешманың мәгълүмати материаллары булуы турында белдерде.
- Быел февральдә Азат Европа/Азатлык Радиосы Русиядә теләнмәгән оешма дип танылды.
- "Азат Европа/Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тану - Русия хакимиятләрренең гадел журналистикадан куркуының соңгы мисалы, — диде корпорация президенты Стивен Капус. — Миллионлаган русияләр дистәләгән еллар дәвамында безгә хак мәгълүмат чыганагы буларак ышанды һәм ышана. Бу Алексей Навальный үлеменнән соң сайтларга керүнең рекордлы дәрәҗәдә артуыннан да күренә. Азатлык Радиосын кысарга тырышу безне ирекле һәм гадел журналистика белән шөгыльләнү өчен тагын да тырышыбрак эшләргә этәрәчәк".
- Сентябрьдә 28 оешма, шул исәптән хокук яклау берләшмәләре Apple-га мөрәҗәгать итте һәм ширкәттән Русия хакимиятләре үтенече нигезендә цензура кертүне туктатуны таләп итте.
- Элегрәк RKS Global вәкиле Apple-ны "Роскомнадзор белән тыгыз хезмәттәшлек итә", дип тәнкыйтьләгән иде. "Алар Роскомнадзорның барлык таләпләрен шунда ук үти, инде берничә сәгатьтән соң AppStoreдан Русия хакимиятенә ошамаган кушымтаны бетерә", — дип сөйләде белгеч Азатлык Радиосына.
🛑 Азатлык Радиосы сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!