Атна вакыйгалары фотоларда (16-22 декабрь)
21 декабрь иртәсендә Казанга дроннар һөҗүм итте. Альберт Камалиев проспектындагы "Лазурные небеса" торак комплексына ике дрон килеп төште. Хакимиятләр яраланган кешеләр булмады дип белдерде. Шимбә булган дрон һөҗүме турында тулырак биредә укый аласыз.
21 декабрь иртәсендә тагын бер дрон Оренбур трактындагы "Манһэттен" торак комплексына һөҗүм итте. "SHOT" Телеграм-каналы фотосы.
Нефть продуктлары ташучы ике танкер һәлакәткә очраганнан соң, волонтерлар яр буен мазуттан чистарта.
Кара диңгез ярында, Краснодар төбәгендә танкерлардан аккан нефть продуктларыннан зыян күргән кошларны коткару күренеше
Украинаның Донецки өлкәсе Покровски шәһәре. Русия армиясе аны даими утка тота.
Украина балалары өчен ясалган Яңа ел күчтәнәче
Чехия парламентының Югары пулаты (Сенат) 1944 елгы кырымтатар сөргенен геноцид акты дип таныды. Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев җитәкчелегендәге вәкиллек.
Татарстанның Тәтеш районында балалар чыршы кабызу бәйрәмендә
Уфаның Черниковка районы. Яңа проектка күрә, анда иске йортларны һәм берничә тулай-торакны сүтмәчеләр. Алар урынына берничә күпкатлы йорт төзиячәкләр. Әмма анда яшәүче халык өйләрен сүтүләренә борчыла. (ufa1.ru фотосы)
Кивета сугыш әсирләренә теләктәшлек чарасы. Аның кысаларында "Өченче Раштуа әсирлектә" фотокүргәзмәсе узды.
Казанда Яңа ел бизәлешләре. Бауман урамы