Австриядәге парламент сайлауларында үтә уңчы фирка җиңде

Герберт Кикль

Герберт Кикль җитәкчелегендәге Азатлык фиркасе 29,2 процент тавыш алган. Көндәшләре Кикльне Кремльне хуплаучы сәясәтче дип тәнкыйтьли. Хәзерге канцлер Карл Нехаммерның халык фиркасе 26,5 процент тавыш җыйды.

Австриядәге парламент сайлауларында Герберт Кикль җитәкчелегендәге үтә уңчы Азатлык фиркасе җиңде.

Австрия эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, барлык бюллетеньнәрне санагач, сайлаучыларның 29,2 процент тавышын алган.

Үтә уңчыларның иң якын көндәше - хәзерге канцлер Карл Нехаммерның халык фиркасе 26,5 процент тавыш җыйды. Өченче урында - Австриянең Социал-демократик фиркасе, 21 процент алды.

Шулай итеп, үтә уңчылар парламенттагы 183 урынның 58ен алачак, консерваторларлар - 52сен, социал-демократлар - 41. Кикль хөкүмәтне формалаштыру мөмкинлеге алачак дип көтелә, әмма аның белән кемнең коалиция төзиячәге билгеле түгел.

Нехаммер һәм социал-демократлар үтә уңчылар белән беректәшлекне кире какты, моны демократиягә янаган куркыныч, дип атады. Австрия халык фиркасе һәм социал- демократлар да бергә эшли алмаслар мөгаен, ди күзәтүчеләр.

Моңарчы Австрия үтә уңчылары идарәче коалицияләргә берничә тапкыр керде, тик әле бер тапкыр да иң зур фирка булмадылар.

Элегрәк Азатлык фиркасе Австриядәге Европа сайлауларында җиңгән иде.

Азатлык фиркасенең 55 яшьлек башлыгы Герберт Кикль Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбанның якын беректәше дип санала. Аның белән һәм Чехиянең оппозиция лидеры Андрей Бабиш белән берлектә алар күптән түгел Европарламенттагы иң зур оппозиция фракциясен - уңчы популистлар һәм милләтчеләрнең "Патриотлар Европа өчен" коалициясен төзеде.

Кикль, аерым алганда, Украинага хәрби ярдәм күрсәтү өчен акча бүлеп бирүгә каршы чыга. Ул Русиягә каргы кертелгән санкцияләрне тәнкыйтьләде һәм сугыш өчен төп җаваплылык - АКШ белән НАТО өстендә диде.

Үзе хакимияткә килгәннән соң, Кикль әйтүенчә, Австрия кырыс нейтралитет саклаячак. Көндәшләре Кикльне Кремльне хуплаучы сәясәтче дип тәнкыйтьли.

Австрия - нейтраль дәүләт һәм ул НАТОга керми. Австрия элеккегечә Русия файдалы казылмаларына бәйлелек тоя.

  • Хәзерге коалиция хөкүмәте - Автсрия халык фиркасе һәм "Яшелләр" Украинаны хуплый һәм Русияне тәнкыйтьли. Әмма әйтик чикләүләр кертү мәсьәләсендә Европа берлегенең башка илләре белән чагыштырганда урталыкны саклый. Австрия элеккегечә Русия файдалы казылмаларына бәйле булып кала бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!