Айрат Фәррахов мәктәпләрдә дини киемнәрне тыю турындагы канун өлгесен хупламады

Иллюстратив фото

28 майда Даванков Думага мәгариф оешмаларында дини киемнәрне, шул исәптән йөзләрне өлешчә яки тулысынча каплый торган киемнәрне киюне тыю хокукы турында канун өлгесе кертте.

Русия думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов ("Бердәм Русия") Русия думасы рәисе урынбасары Владислав Даванковның ("Яңа кешеләр") мәктәптә дини киемне тыю турындагы канун өлгесенә каршы чыкты.

"Мондый мәсьәләдә тыюлар һәм чикләүләр кертү - куелган максатларга ирештермәячәк. Канун авторларына соравым бар: медицина битлекләре киюне дә тыячакбызмы?", дип яза ул үзенең Telegram-каналында.

28 майда Даванков Думага мәгариф оешмаларында дини киемнәрне, шул исәптән йөзләрне өлешчә яки тулысынча каплый торган киемнәрне киюне тыю хокукы турында канун өлгесе кертте. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, бу "белем бирү дөньяви" булсын өчен кирәк. Шулай булганда, "дини инанулары нинди булуга карамастан, бөтен белем алучыларга тигез шартлар тудырыла, ә бу дини яки мәдәни билгеләр ягыннан дискриминацияне булдырмаска ярдәм итә, имин мохит тудырырга булыша" диелгән документта.

Күптән түгел Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев Русиядә никабларны тыярга тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Үзәк Азиянең кайбер илләрендә дә никаб кию тыелган, ә Русиядә ул рөхсәт ителә. Битне тулысынча ябып тора торган никаблар кию илдә экстремизм куркынычын арттыра, диде ул.

Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Әләүетдинов исә әгәр никаб киюнең экстремизм белән бәйләнеше дәлилләнсә, нәзарәт никабны тыю тәкъдимен хуплаячак, диде.

Шул ук вакытта ул Русиядә никаб киюне тыю - Конституцияне һәм дөньяви хокукны бозу булачак, дип әйткән иде. Әләүетдинов фикеренчә, бу тыю Русия мөселманнарында чиктән тыш ризасызлык уятырга, җәмгыятьтә киеренкелек тудырырга мөмкин.

Соңрак Русия думасында никаб киюне тыю турында канун өлгесе әзерләүләре билгеле булды.

Аның авторы, депутат Михаил Матвеев әйтүенчә, документта "никаб" дигән сүз булмаячак, ә "яшерелгән йөз" өчен 10 мең сум штраф сала башлаулары бар.

Дума депутаты Бийсултан Хәмзәев та Русиядә никаб белән пәрәнҗә киюгә каршы чыкты. "Никабның исламга бернинди катнашы да юк", диде ул.

  • Яулык бәйләү мәсьәләсе Русиядә дә әледән әле күтәрелеп тора. Мәсәлән Мордовиянең Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендә укытучыларга үз хокукларын мәхкәмәдә якларга туры килде.
  • 2022 елның көзендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Валдай" халыкара бәхәс клубы конференциясендә чыгыш ясаганда мәктәпләрдә яулык ябу, хиҗаб киюне тыю проблемын күтәргән иде. Ул Русия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен искә алды. "Башка яулык ябу, икенче төрле әйткәндә хиҗаб кию – исламдагы гадәт кенә түгел, ул христианлыкта да, иудаизмда да бар. Русиядә хатын-кызлар ябынып йөргән һәм шул рәвешле үзләрен начар күзләрдән һәм уйлардан саклаган", диде мөфти.
  • Былтыр август ахырында Казан адвокаты Руслан Нәгыев җитәкчелегендәге Юристлар берлеге (НАЮР) яңа уку елында мәктәпләргә яулык бәйләп килүне тыйсалар дип, "Укучыларның ата-аналарына белешмәлек" чыгарган иде.
  • 2020 елда ноябрьдә Татарстанның Лаеш районы Столбище авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укучы бер кызның әти-әнисе Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Мәктәп мөдире укучы кызлардан яулыкларын салуны таләп иткән, риза булмасалар, "урыс" мәктәбеннән мөселман мәктәбенә күчәргә кушкан. Моңарчы бу проблем Татарстанда азмы-күпме чишелгән дип санала иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!