Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте Татарстан һәм татар халкының тарихына багышланган яңа проект башлап җибәрде. Ул документаль сериал форматында эшләнә.
"Татарстан һәм татарлар: Ел артыннан ел" дип аталган сериал 1989 елдан башлап 1990нчы, 2000нче, 2010нчы елларда булган вакыйгалар турында сөйләячәк. Проектның беренче сериясе 21 августта дөнья күрде, ул 1989 елда булган вакыйгаларны тасвирлый. Беренче сериянең премьерасы Азатлык Радиосының YouTube-каналында узды һәм ике көн эчендә 40тан артык фикер җыйды.
Кемдер ул вакытлар турында үз истәлекләре белән уртаклаша:
"Мин бишенче сыйныфта укый идем. Дүрт күзләп шул вакыйгаларны күзәттек. Фәүзия ханым, Айдар Хәлим өчен җан аттык. Бик зур өмет , күтәренке рух хөкем итә иде. Азатлык безгә татар телендә белем алу мөмкинлеге бирде".
"Азатлык Радиосы бик яхшы проект башлап җибәргән. Әфәрин! Дәвамы да уңышлы гына булсын иде. 1989 ел. Мин боларның барсын да күреп, ишетеп, тоеп үзем аша үткәрдем. Чыннан да, комментаторларның берсе дөрес әйтте сымак: ул елларны бер сүз белән иң яхшы чагылдырган өмет дигән нәрсә бар иде. Ул өмет орлыклары барысы да шытып чыкмады чыгуын. Аның сәбәбен киләсе серияләрдә дә күрербез дип ышанырга буладыр", дигән икенче бер укучыбыз һәм фильмда экспертлар саны күбрәк булсын дип теләк белдергән.
БУ ТЕМАГА: Татарларның дүртенче инкыйлабыУл чордагы хәлләрне күреп, татарның бүген никадәр үзгәрүенә аптырап язучылар да бар:
"Нинди чор булган бит ә! Хәзер моңа ышанып та булмый. Татарның трагедиясе дә, Русиянең татарга мөнәсәбәте дә күренеп тора. Ә шул ук вакытта бүген татарны сугышка җибәрәләр, Татарстан урыс колына әверелгәннән-әверелә. Ышанып булмый!"
"Татар күтәрелә алган бит. Анда да шул ук Русия булган бит инде. Татарга ни булды?"
Кайбер укучыларыбыз 1990нчы еллар башында яуланган ирекләрнең юкка чыга баруы сәбәпләрен эзли:
"Татар бер-берсен дә бик яхшы талый, бизнеста, эштә һ.б. Татар кызының 70% урыска кияүгә чыга. Татарстан мөстәкыйль булса да, татарның киләчәге юк".
"Татар халкы бердәм түгел. Алар үзләрен-үзләре бетерә, юкка чыгара. Керәшеннәр аерым милләт дип, мишәрләр "вперед!" дип, артистлар, җырчылар кычкыра, кайсылары без болгарлар дип йөриләр. Болар татарнын дошманнарына җитә кала. Татарны бүлеп, яңа милләтләр уйлап чыгардылар. Башкортстанда мишәрне аерым милләт дип мишәр оешмалары ачтылар. Башкортстанда татарлар юк дип баралар. Татарның телен, башкорт диалекты дип, татарнын телен алдылар. Тарихында шәхесләрен дә башкортлар үзләштерделәр. Әгәр татарлар бердәм булып, без барыбыз да татарлар дип торсалар, дошманнарга ирек куймасалар, бу хәлләр килеп чыкмас иде. Без көрәшен, без мишәр, без болгар дип кычкырып, дошманнарга татарны бүләргә, бетерергә мөмкинлекләр тудыралар".
Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев һәм аның даирәсендәге җитәкчеләрне дә тәнкыйтьләделәр:
"Шәймиев һәм башкалар татар халкын һәм суверенитет җиңүләрен үзләре һәм гаиләләре байлыгы өчен сатты".
Шул ук вакытта аңа каршы фикер белдерүчеләр дә булды:
"Халкы нинди, хакиме дә шундый".
БУ ТЕМАГА: Шәймиевкә – 80. Булдырганы һәм булдырмаганы"Шәйминең яхшы гамәлләрен дә күрә белергә кирәк, аңа хәтле җитәкче булган Усманов катгый рәвештә Татарстан мөстәкыйльлегенә каршы торды, "сез монда Карабах оештырырга җыенасыз" дип акырды. Ә Шәйми суверенитетны яклады, бәйсезлек референдумы уздырды. Яхшылыкны күрә белергә кирәк, аның тырышлыгы белән мәмләкәтебездә Иске торактан арыну програмы тормышка ашырылды, җөмһүрияттә 40 мең гаилә яңа фатирларга ия булды, бу аларның шәхси милке бүген миллионлаган сум белән бәяләнә. Татарстан авылларында 100% газлаштыру булдырылды, мондый гамәл Русиянең бер төбәгендә дә юк, хәтта Мәскәү тирәсендә дә. Җөмһүриятебез үз көче белән Идел һәм Чулман аша ифрат зур күперләр салды, үз көчебез белән Казанда метро суздык. Кайчандыр җимерек хәрабәле Казан бүген илнең иң төзек вә матур каласына әверелде, моны һәркем таный. Русия империясе белән көрәшү җиңел эш түгел, әнә, 40 миллион халкы булган Украина азатлык һәм дәүләтчелек өчен кан коеп көрәшә. Әлбәттә, һәр татарның, һичшиксез, "личное благополучие и благополучие семьи" булырга тиеш, татар халкының бай булуы мәслихәт, бу милләтнең көче".
Шушы ук укучыбыз фильмга карата да зур комментар калдырган. Ул фильмдагы кайбер хилафлыкларга игътибар итә, кайбер мөһим булмаган вакыйгаларга зур урын бирелә, ә кайбер әйберләр төшеп калган ди.
"Казандагы яшьләр җинаятчел төркемнәренә артык зур урын бирелә, бу фәкать урыс маргиналларына гына кагылган күренеш булды. Мөстәкыйллек башлангач, ул юкка чыкты, шул ук бандаларны физик рәвештә кырдылар 1990нчы елларда, моның турында артык сүз куертмыйлар гына. Башлыкларын юк иткәч, ул төркемнәр үзләре таркалды. Шул ук татар мәктәпләре күпләп ачыла башлагач, яңа феномен барлыкка килде, моның турында депутат Фәндәс Сафиуллин, рәсми саннарга таянып, парламент мәнбәреннән: "15 ел дәверендә татар мәктәпләрендә бер генә дә үсмерләр җинаяте очрагы булмый һәм күзәтелми. Шул ук вакытта урыс мәктәпләрендә укучы малайларның 1/2 өлеше милициянең үсмерләр инспекциясендә махсус хисапта тора" дип сөйләде. Менә шундый яңа күренешләр барлыкка килә, бу татар балалары бергә тупланып укырга тиеш дигәнне күрсәтә, ул милли тәрбия дип атала. Мәдәният өлкәсендә дә вак-төякләргә артык күп игътибар бирелә, шул ук вакытта зур әһәмияткә ия булган вакыйгалар искә алынмый. Мәсәлән, татар эстрада сәнгатендә иң зур вакыйга, һичшиксез, 1990 елның көзендә (суверенитет алгач!) Татарстан эстрада-симфоник оркестрын кору булды. Ул оркестрны танылган вә даһи музыкант Рөстәм Үтәй җитәкләде. Оркестрга нигезләнгән эстрада сәнгате ул инде иң югары мәдәният булып күтәрелде, "япун тактасын" үзешчәннәр уйнату түгел".
1990 һәм алдагы еллар турында сөйләгәндә Азатлык бу искәрмәләрне исәпкә алып эшләячәк.
БУ ТЕМАГА: Азатлык Радиосы Татарстан тарихына багышланган яңа проект башлыйТатарстанда мәгариф системын үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында республикага 2,3 мең укытучы җитмәве турында әйтелде. Иң зур ихтыяҗ башлангыч сыйныфлар, математика, урыс теле, физика, химия, чит телләр укытучыларына килеп туган. Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән, Лаеш һәм Түбән Кама райоаннарында хәлләр аеруча катлаулы. Азатлыкның YouTube каналын караучылар моңа гаҗәпләнәсе юк, хезмәт хаклары түбән, укытучының дәрәҗәсен төшерделәр дип язды.
"Укытучыларның дәрәжәсен төшерделәр маңкасы да кипмәгән балаларын яклап. Татар теле укытучыларын хөкүмәт тә, халык та якламады".
"Әйбәт хезмәт хакы кирәк".
"Кадере юк бу эшнең. Элек укытучыларны хөрмәт итәләр иде, хәзер балалар да, кануннар да башка. Мин, үземнең сыйныф укытучысы кебек указка белән башларына бәрер идем яки чиратлап сыйныф бүлмәсен юарга кушар идем. Ә бүген моның өчен "яжемать"лар мәхкәмәләргә йөртәчәк.
"Элек әйбәтрәк иде. Барысына да рәхмәтлемен. Алай булмаса, бәйдән ычкыныр идек. Бүгенге күзлектән ул вакыттагы тәрбиянең дөрес булуына ныграк инандым. Өч балам укый һәм бер дә сөендермиләр. Ялкаулар. Алдаша да алалар. Намус дигән нәрсәне белмиләр. Күнәм инде. Өметсезлектән елыйм. Җаваплы һәм әдәпле булып үссеннәр өчен балаларга йогынты ясап булмый. Уйларында бары гаджетлар, тәмле ашау, шәхси мәнфәгатьләр, яхшы кием генә".
"Укытучы булып эшләр идем. Әмма үз телем дә камил түгел, эш хакы да бик аздыр, Татарстанда әле дә Русиядә".
"Әйе, татар теле укытучысы булып эшләр идем, СССР кире әйләнеп кайтса".
"Укытучының эш хакы аена 19 мең дип ишеттем, ул бәягә эшлисе килмидер беркемнең".
БУ ТЕМАГА: Дәүләт шурасында: "Болай барса, татар дигән халык булмаячак"Уфада Татар иҗтимагый үзәгенең беренче рәисе Марат Рамазанов вафат булды. Азатлык укучылары Марат ага турындагы истәлекләрен уртаклашты, ул алга сөргән кыйммәтләр турында сөйләште.
"Татарстан суверенитетын яклау митингларының берсендә аның белән бергә шигар тотып тордык. Үз халкының патриоты мәңге хәтерләрбез".
"Яман, бик начар, аяныч хәбәр. Туганнарының кайгысын уртаклашам. Яхшы кешенең жаны оҗмахта булыр. Амин!"
"Эх, милләтпәрвәрләребез китә, зур кайгы.. Кем хәзер Башкортстанда татарны башкортлаштыруга каршы көрәшер.. Урыны җәннәттә булсын Раббым.. Татарлар, берләшегез.."
"Башкортлаштыруга юл куймагыз! Яисә Татарстанга кайтыгыз" дип язган бер укучыбыз.
"Кайтырга? Без монда Болгар чорыннан бирле яшибез" дигән икенче кеше һәм дәвам да итә: "Без монда үзебезнең милләтне Татарстан татарларыннан ныграк яратабыз. Ләкин безгә ярдәм кирәк. Татарстан байрагы күтәреп, Татарстан кешеләре бездә төрле чаралар уздырсын иде. Байрак тотып кунакка гына да килсәгез дә була. Бөтен дөньяда туристлар шулай итә бит".
"Русиядә татар теленә икенче дәүләт теле статусын сораганмы? Менә амбицияләр булган бу кешедә. Православ күпмилләтле илдә бу беркайчан да барып чыкмаячак".
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!