9 апрельдә Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар көтмәгәндә милли мәгарифнең юкка чыгып баруы турында ачынып сөйләшеп алды. Баксаң, соңгы елларда төзелгән яңа мәктәпләрдә татар телендә белем бирүче беренче сыйныфлар юк дәрәҗәсендә булган, ди алар. Депутатлар монысы да күз буяу өчен генә эшләнүен таныды. Яшел Үзән шәһәрендә татар сыйныфы бөтенләй ачылмаган. Полилингваль укытучы булырга теләүчеләр дә нык кимегән. Депутатлар аерым микрорайонга беркетелмәгән татар мәктәбе ачарга кирәк дип саный. Шулай да Башкортстан тәҗрибәсе күрсәткәнчә, Мәскәү мондый мәктәпләр ачуга каршы чыга.
"Мәгариф министрлыгы үзен милли мәктәпләр саны белән тынычландыра"
Милли мәгариф торышы турында проблемнарны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, президент каршындагы Татар теле һәм туган телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов күтәрде. Аның ачы зары Дәүләт шурасының комитет утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминовның мәгариф торышы турындагы хисабыннан соң яңгырады.
Әхмәтов 2019-2021 елларда (2023 елгы нәтиҗәләр депутатларга әлегә билгеле түгел булып чыкты) ачылган мәктәпләрдә татар телендә белем бирүче сыйныфлар юк дәрәҗәсендә ди.
- Казанда яңа мәктәпләрдә оешкан беренче сыйныфлар саны 70 булган һәм татар телендә белем бирүче бары бер сыйныф кына ачылган. Сүз "Салават күпере" микрорайонындагы гимназия турында бара.
- Чаллыдагы яңа мәктәпләрдә унбер беренче сыйныфның икесе генә татар телендә белем бирә. Мәсәлән, "Адымнар" полилингваль мәктәбендә беренче сыйныфларда бер татар сыйныфы да оештырылмаган.
- 2022 елда Яшел Үзәннең "Мирный" микрорайонындагы мәктәптә сигез беренче сыйныфлар ачылган, ләкин татар сыйныфы булдырылмаган.
- Түбән Кама тугыз беренче сыйныфның берсе генә татар телендә белем бирә.
- Әлмәт "Адымнар" полилингваль мәктәбендә ачылган алты беренче сыйныфның берсе генә татар сыйныфы.
Марат Әхмәтов фикеренчә, Мәгариф министрлыгы бу эш белән тиешенчә шөгыльләнми.
— Әйдәгез, бу эшне муниципалитет һәм ата-аналарга гына калдырмыйк, — диде ул. — Мәгариф министрлыгы әлеге мәсьәлә белән актив шөгыльләнергә тиеш. Андрей Иванович, мине хәтта милли мәгарифкә битараф булмаган депутатларның берсе дә сорау бирмәве гаҗәпләндерә. Без кая барабыз?
Күрәсең, Әхмәтов Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллинны күздә тоткандыр. Соңрак алар да бу сөйләшүгә кушылды.
Марат Әхмәтов бүген милли мәгарифне авылларда түгел, шәһәрләрдә булдырырга кирәк дип саный.
— Мәгариф министрлыгы үзен милли мәктәпләр саны белән тынычландыра, — дип дәвам итте ул. — Анда 15-30 бала укый. Безнең резерв бу түгел. Авылда эшләп йөрүнең мәгънәсе юк, анда яшьләр калмады. Яшь буын зур шәһәрләрдә һәм шәһәр яннарында яши. Ничек инде шулай эшләргә була? Бездә балаларның 90 проценты урысча белем һәм тәрбия ала, гәрчә республиканың ярты халкы — татарлар.
Ахырдан Марат Әхмәтов педагогик кадрлар әзерләү проблемына тукталды. Баксаң, 2023 елда КФУның Филология институты полилингваль укытучыларны әзерләү өчен студентлар җыя алмаган.
— Яңа мәктәпләрдә милли компонентны кертү буенча эшне шулай дәвам итсәк, безгә беркемне әзерлисе дә булмаячак, — ди ул. — Моңа игътибар итәргә кирәк. Бу муниципалитет һәм ата-аналар эше генә түгел.
Мәгариф министрлыгы җавабы: Районнар белән эшне көчәйтергә кирәк
Мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов Әхмәтов тәнкыйтен "кабул итәм", "акланып тормыйм" диде.
Иң элек ул кадрлар әзерләү турында сөйләде.
— Дөресен әйткәндә, без максатчан белем бирү механизмын тулысынча кулланмыйбыз. Анда аерым проблемнар бар. Полилингваль юнәлештә хәлләр әле ярый, анда республика түләп тора, — диде ул.
Шуннан соң ничек эшләргә җыенасыз, дигән сорау яңгырады залдан.
— Монда муницпаль хакимиятләр белән сыйфатлырак эш алып барырга мөмкин. Әлеге мәсьәләне үз агымына калдырырга кирәкми. Ата-аналар белән дә эшләргә кирәк, чөнки алар баланың кайда ничек укуын хәл итә.
— Мехнизм бик начар эшли, — дип кушылды бер депутат.
— Механизм бик яхшы эшли, ләкин кире якка, — диде икенче депутат аңа кушылып.
"Микрорайонга бәйле булмаган аерым татар мәктәбе кирәк"
Бу сөйләшүләргә Казандагы "Адымнар" полилингваль мәктәбе мөдире, депутат Айдар Шәмсетдинов кушылды. Аныңча, милли мәгариф проблемын татар сыйныфы ачып кына хәл итеп булмый.
— Проблем шунда, муниципалитет мәктәпне аерым микрорайонга бәйләп куя икән, зур микрорайонда татар сыйныфын ачып кына проблемны хәл итеп булмый, — диде ул. — Бу номиналь гына булачак. Зур урыс мәктәбендә бу сыйныф эреп юкка чыгачак. Шул рәвешле, "Салават күпере" кебек яңа территорияләрдә ике мәктәп төзергә мөмкин. Аның берсе татар телендә белем бирергә тиеш. Мәсәлән, "Әлиф" кебек микрорайон төзелә, анда моны алдан ук планлаштырырга кирәк. Урыс мәктәбендә татар сыйныфы ачу ул хисап язудан кала бернигә кирәк түгел. Мәктәптә татар телле мохит булдыру өчен аның үз бинасы булырга һәм белем бирү тулысынча татар телендә алып барылырга тиеш.
Ркаил Зәйдулла бу чыгышка кушылды.
— Тугыз сыйныф урыс телендә, берсе — татар. Күз буя бит инде бу, — диде ул беренче сыйныфлар турында. — Ул татар сыйныфы гына дип атала, анда этник татарлар укыйдыр.
Шуннан соң Мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов татар мәктәпләрен аерым микрорайонга беркетмәскә кирәк дип өстәде.
Марат Әхмәтов кабат "ата-аналар белән эшләргә кирәк" дип бу җөмләне ике тапкыр кабатлады.
Качалов театры баш режиссеры Александр Славутский исә, татар мәктәпләрендә белем бирү сыйфатын арттырырга чакырды.
— Миңа ата-аналар, татар дусларым шалтырата. Алар яһуд мәктәбенә укырга кертүне сорый. Син бит татар дим аларга. Анда белем бирү яхшы ди ул. Бетте-китте.
Депутатларның бу турыда сөйләшүе шуның белән тәмамланды. Алар канун өлгесе әзерләү, яңа чаралар күрү турында килешмәде.
Башкортстан тәҗрибәсе: Русия хөкүмәте ике тапкыр каршы чыкты
Мәктәпне аерым микрорайонга беркетеп кую, ягъни белем йорты беренче чиратта әлеге җирлектә яшәүче балаларны кабул итәргә тиеш дигән шарт булу милли мәгариф өчен зур проблемнар тудыра. Бу проблемны ике ел элек Башкортстан ныклап күтәргән иде. Алар Русия думасына канун өлгесе әзерләп тәкъдим иткән иде. Әмма канун өлгесе беренче укылышка да чыгарылмады, аны Русия хөкүмәте ике тапкыр кире какты.
Аерым алганда, 2022 елның июнендә Башкортстан Корылтае депутатлары һәм Русия думасына Башкортстаннан сайланган Эльвира Әиткулова Русия думасына канун өлгесе әзерләде. Анда ике төп тәкъдим турында әйтелде.
Беренчесе – милли компонентлы мәктәпләрне аерым муниципаль җирлекләргә беркетмәү, ягъни шәһәрнең теләсә-кайсы почмагыннан килеп белем алу хокукы бирү. Шунда ук милли мәктәпләрнең низамнамәсенә укыту теле турында белешмә язуны сорыйлар. Икенче тәкъдим – туган телләрдән һәм туган әдәбияттан БДИ тапшыру хокукы бирү.
БУ ТЕМАГА: Татар оешмалары Хәбировтан ниләр сорады2022 елның октябрендә Русия хөкүмәте канун өлгесен хупламыйча бәяләмә бирде. Аерым алганда, Башкортстан депутатлары тәкъдим иткән "этно-мәдәни юнәлештәге мәгариф програмы" һәм "туган этно-мәдәни мохит" дигән төшенчәләрне хокукый кысаларга сыймый диелде. Урыс телендә булмаган телдә белем алу дәүләт йомгаклау аттестациясен алуда кыенлыклар тудырачак дип өстәлде. Шул сәбәпле, Русия хөкүмәтенә тискәре җавап кайтарды.
Соңрак — 2023 елның июлендә Башкортстан Корылтае һәм Эльвира Әиткулова төзәтмәләр кертеп яңа канун өлгесен әзерләде. Башкортстан депутатлары хәтта Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать итте. Әлеге хатта депутатлар Украина сугышы шартларында туган телләрне саклау "илне саклау мөмкинлегенә йогынты ясый" торган чара дигән фикерләр дә әйтте. Корылтай Русия хәрбиләре арасында төрле милләт вәкилләре катнашуы, аларның сугыш кырында "төрле телләрдә сөйләшүе нацист украин режмын һәм аларның НАТО блогындагы кураторларын кыен хәлгә куя" дигән "дәлилләр" дә китерде.
Русия хөкүмәте моңа карап фикерен үзгәртмәде. 2023 елның июль азагында алар милли мәктәпләргә аерым хокукый статус бирүне кире какты.
2023 елның декабрендә Башкортстан Корылтае канун өлгесен кире алу турында карар юллаган. 2024 елның 15 гыйнварында канун өлгесе әзерләүчеләр — Башкортстан Корылтае һәм Әиткулова ахыр чиктә бу тәкъдимне кире алган.
Микрорайонга бәйле булмаган мәктәпнең әһәмияте
2022 елда Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире урынбасары, институтның Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге мөдире Марат Гыйбатдинов Башкортстан депутатлары тәкъдиме милли мәгариф алдында торган ике мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирер иде дип сөйләгән иде. Әмма ул вакытта канунның кабул ителәчәгенә шикләнүен яшермәде.
— Бүген милли бакча йә мәктәп шул микрорайонда яшәүче барлык балаларны да кабул итәргә тиеш. Шәһәрдә бер милләт тә аерым укмашып яшәми. Шуңа күрә бу вазгыять милли мәктәпләрнең йөзен югалтуга китерә. Канун өлгесе кабул ителсә, бу проблемны хәл итәргә булышачак.
Бүген шундый вазгыять – әгәр дә син яшәү урынына карап татар мәктәбенә киләсең икән, рәсми рәвештә татар телен өйрәнергә тиеш түгел. Мин башка телне сайлыйм дип әйтә аласың. Ә менә бу канун өлгесе нигезендә милли мәктәпләр әлеге системнан бераз читкә китә. Татар йә башкорт мәктәбенә килгән бала бу мәктәпнең телен, програмнарын кабул итәргә риза була дигән сүз. Әгәр дә башка телләрне өйрәнергә теләсә, укучы башка мәктәпкә бара, — дип аңлаткан иде ул Азатлыкка.
БУ ТЕМАГА: Русия думасына туган телләрдән БДИ бирү турында канун өлгесе кертелде. Белгечләр моннан ни көтә?
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымыннан соң ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 1990 еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
- Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
- Татар теленә булган һөҗүмнән соң, татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр саны кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, биш елдан бердәм республика имтиханын бары 8 укучы тапшырды.
- Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар. Бүген Русиянең 24 төбәгендә татар теле фән буларак укытыла. Татарстанда 3194, Русия төбәкләрендә 1340 татар теле укытучысы белем бирә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!