Башкорт активисты Рамилә Сәетованың колониядә тотылу шартларын кырыслатканнар

Рамилә Сәетова

Кассация мәхкәмәсе аның хөкем карарына шикаятен кире каккан.

Дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәүдә гапләнеп биш елга хөкем ителгән баашкорт активисты Рамилә Сәетованы (Галим) кырыс тоту шартларына күчергәннәр. Бу хакта "Idel.Реалии"га Башкортстан активистларыннан билгеле булган.

— Чәршәмбе, 16 октябрьдә Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе Рамилә Сәетованың хөкем карарына биргән шикаятен кире какты, дигән басма әңгәмәдәшләре. — Бер үк вакытта колониядә аның башка ике тоткын хатын-кыз белән эләгешүе турында белеп алдык, алар аңа бер-бер артлы суккан. Ни сәбәпле эләгешкәннәрдер, белмибез. Белүебезчә, колониядә аның бөтен кеше белән дә аралары әйбәт иде. Рамилә кизүдәге хезмәткәргә (дежурный) зарланган, әмма дисциплинар комиссия ахыр чиктә тәртипне бозучы дип аны тапкан. Рамиләне 15 тәүлеккә штраф изоляторына япканнар. Штраф изоляторыннан соң баракка җибәргәннәр, анда тотылу тәртипләре кырыс. Туганнарга да шалтыратырга ярамый.

Активистлар моны төрмә җитәкчелеге тарафыннан "ә бәлки махсус хезмәтләр тарафыннан провокация" дип саный.

— Бзедәге мәгълүматка күрә, бу хатын-кызлар колониядә "үрнәк тәртипле" тоткыннар булган һәм хәзер аларны имештер Сәетова гамәлләреннән зыян күргән дип таныганнар, дигән басма чыганаклары.

Басма язуынча, Рамилә Сәетова колония җитәкчелегенең карарын да, Самардагы кассация мәхкәмәсенең карарын да шикаять итәчәк.

Рамилә Сәетованы гомуми тәртипле 18нче төзәтү колониясенә 2024 елның май ае ахрында китерделәр. Бу колония Пермь краендагы Кунгур шәһәрендә (Дальний бистәсе) урнашкан. "Үзе әйтүенчә, аны яхшы кабул иткәннәр, төзәтү оешмасы җитәкчелегенең мөнәсәбәте әйбәт, ашатуга зарланмый", дип җиткергән иде ул чакта адвокаты Гарифулла Яппаров.

  • Былтыр 17 майда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 56 яшьлек башкорт активисты Рамилә Сәетованы кулга алды. Тикшерү мәгълүматынча, 2022 елның 11 ноябрендә Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган Рамилә Сәетова YouTube-дагы каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист мобилизацияләнүчеләрне үз хокуклары өчен көрәшергә өндәде.
  • Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ролик янәсе Украинадагы сугышка алынган русияләрне хәрби хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыра.
  • Экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнеп ике ел чамасы иректән мәхрүм булган Рамилә Сәетова әле 2022 елның 12 августында гына иреккә чыкты.
  • Ул 2020 елның ноябрендә тоткарланды һәм сак астына алынды. 2021 елның 3 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы өч елга колониягә җибәрү карары чыгарды. Ул Җинаять кодексының 208.2 маддәсе нигезендә экстремистик эшчәнлеккә чакыруда гаепләнде. Прокурор активистка 3,5 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирүне сораган иде. Активистның Башкортстанда әрмән диаспорасына карата тискәре фикерләре яңгыраган видеолары интернетта таралганнан соң җинаять эше ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!