Башкорт теленнән һәм аның "төньяк-көнбатыш диалекты”ннан онлайн-олимпиада узачак

Уфа, архив фотосы

Ул бюджет акчасы оештырыла.

9-11 октябрьдә Башкортстанда икенче ел рәттән башкорт теленнән онлайн-олимпиада узачак. Бу хакта олимпиаданың рәсми сайты хәбәр итә.

Олимпиада өч дәрәҗәгә бүленеп үткәреләчәк. Беренче төркемгә башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр керәчәк. Икенчесендә башкортча ирекле сөйләшә алучылар булачак. Өченче төркемдә "башкорт теле диалекты белән кызыксынучылар" белемен тикшерә алачак.

Катнашучылар өчен онлайн-тест бирелер дип көтелә. 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Олимпиададан соң җыелган баллар белән махсус сертификат биреләчәк, дип хәбәр ителә.

Башкорт теле һәм аның диалектыннан онлайн-олимпиада Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның телләр гранты хисабына үткәрелә, ди оештыручылар.

Быел Башкортстан башлыгы гранты җиңүчеләр арасында өлешчә татар теленә бәйле бер күптелле (татар, башкорт, инглиз телләре) проект кына булды. Аның каравы, Азатлык Радиосы исәпләренә караганда, 50 млн сумлык бюджеты булган грантның 10 миллионы турыдан-туры татарга каршы корылган проектларга бирелде. Сүз башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" турында бара.

• Русиядә 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Русиядә 1,57 млн башкорт яши дип санала. Башка халыкларның саны күпләп кимегәндә, башкортлар нибары 12,6 меңгә азайды. Башкортлар нигездә Башкортстанда гына артты — якынча 96 мең кешегә. Татарлар республикада 34 меңгә кимеде.

• Җанисәп белән бәйле каршылыклы сораулар бигрәк тә Башкортстан һәм Татарстанда туды. Соңгы елларда Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәренең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

• Татар галимнәре моны уйдырма дип саный. Алар башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" башкорт теле үзенчәлекләре юк дип белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!