Артистларга оятсыз һәм мәсхәрәләүче образлар, сүзләр куллануны тыярга, тамашачыда Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен формалаштырырга күрсәтмә бирәчәкләр. Бу 4 июньдә Думага кертелгән канун өлгесеннән күренә, дип яза "Парламентская газета". Документ авторлары - Башкортстан Дәүләт җыены әгъзалары.
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, йолдызлар "начар гадәтләрне һәм түбән әхлакый кыйммәтләрне пропагандалап, аудиторияне юлдан яздыра".
- Әзерлексез, тормышка карашлары формалашмаган тыңлаучылар шушындый артистларның йогынтысына эләгә һәм рухи яктан деградациягә дучар була, диелә документта.
Шулай ук артистларга тамаша вакытында сүгенергә, хәмер яки наркотиклар кулланырга ярамаячак.
Башкортстан парламенты депутатлары концерт оештыручыларга анонсларда һәм рекламнарда җырчының фонограммага җырлаячагы турындагы мәгълүматны да күрсәтергә куша.
Белгечләр фикеренчә, бу канун өлгесен күптән түгел Уфада Ольга Бузова чыгыш ясаганнан соң әзерләгәннәр. Республиканың депутатларына аның ачык киемнәре ошамаган иде. Әйтик, республика парламенты депутаты Рөстәм Әхмәдинуров күпчелек тамашачысын балигъ булмаган балалар тәшкил иткән мондый фестивальдә болай киенү урынсыз, дип саный.
"Битараф булмаучылар"ның әләкләүләреннән соң Ольга Бузованың Уфада чыгыш ясаганда кигән ярымшәрә киемен тикшерү комитеты тикшерәчәге билгеле булды.
Бузова үзе киеме өчен гафу үтенде. Ул фестивальгә керүдә яшь чикләүләре бар иде, һәм анда керү түләүле иде ди.
- Җырчы Ольга Бузованың Уфадагы чыгышыннан соң, Русия думасының КПРФ фиркасеннән депутаты Ирина Филатова артистларның кием стиленә мәҗбүри таләпләр кертергә тәкъдим итте.
- Бузова белән бәйле шау-шудан соң Уфада яшәүчеләр Элвин Грейның "Бердәм Русия" форумына нинди киемнән килүенә зарланды. Аның кыяфәтен "һолливуд триллерындагы җан иясе" дип бәяләделәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!