Башкортстан Курски өлкәсеннән эвакуацияләнгәннәрне үзендә кабул итәргә әзер булуын белдерде

Иллюстратив фото

Шул ук вакытта бүген Курски өлкәсенең Белов районында яшәүчеләрне эвакуацияләячәкләре хәбәр ителде. Район башлыгы Николай Волобуев район халкына китәргә кушты, "вазгыять бик киеренке" диде.

Башкортстан Курски өлкәсеннән эвакуацияләнүчеләрне үзендә кабул итәргә теләк белдерә. Бу хакта бүген, 12 августта, хөкүмәт киңәшмәсендә республика башлыгы Радий Хәбиров әйтте, дип җиткерә "Башинформ".

"Курски өлкәсендә ниләр булуын күрәсез. Вазгыять авыр. Курски өлкәсе җитәкчелеге белән элемтәгә чыктык. Без Курски өлкәсендә яшәүчеләрне кабул итәргә әзер, дидем. Бу - безнең төп бурыч", дигән ул.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 11 августка биргән мәгълүматына күрә, Курски өлкәсеннән 84 мең кеше эвакуацияләнгән.

Шул ук вакытта бүген Курски өлкәсенең Белов районында яшәүчеләрне эвакуацияләячәкләре хәбәр ителде. Район башлыгы Николай Волобуев район халкына китәргә кушты, "вазгыять бик киеренке" диде.

Шул ук вакытта күп санлы видеоларда җирле халык эвакуацияләнүгә ярдәм булмавына зарлана.

Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына 6 августта үтеп керде. Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендә берничә авылны яулап алуын җиткерде.

Төбәктә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл игълан ителде, кешеләрне эвакуациялиләр. Украина кораллы көчләренең Курски өлкәсендәге операциясе сугыш башыннан бирле Русия ягында булган иң зур хәрби бәрелеш булды.

  • Быел апрельдә Хәбиров Башкортстанның Белгород өлкәсеннән 500 баланы кабул итәчәген әйтте. Алар Илеш һәм Стәрлетамак районнарына урнаштырылачак.
  • Ике ел элек Мәскәүнең Украинага каршы сугыш башлавы нәтиҗәсендә Украина балалары да даими яшәгән урыннарыннан, ватаннарыннан күчеп китәргә мәҗбүр. Аларны Русиягә чыгаралар. Шул исәптән украин балаларын Татарстан белән Башкортстанга да китерделәр.
  • Мәсәлән былтыр сентябрьдә Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, хәзерге вакытта Башкортстанда Украинаның 30 баласы тотыла дип сөйләгән иде.
  • Башкортстанның Илеш районындагы "Орлёнок" сәламәтләндерү аланында да фетнәчел Луһанскидан китерелгән балалар урнаштырылган иде. Аларда Русиягә һәм Башкортстанга мәхәббәт тәрбияләргә тырышулары сизелде.
  • Былтыр 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә. Халыкара хокук моны геноцид буларак бәяләргә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!