Башкортстан вице-премьеры вазифаларын башкаручы Алан Марзаев тоткарланган

Алан Марзаев

Әлегә сәбәпләре билгеле түгел.

Башкортстанда республика вице-премьеры вазифаларын башкаручы Алан Марзаев тоткарланган. Бу хакта тәртип саклау оешмасындагы чыганакларына сылтама белән РБК басмасы һәм Mash Batash Telegram- каналы җиткерде.

ЯҢАРТУ, Казан вакыты белән 14:43. Алан Марзаевка каршы 37 миллион сум күләмендә ришвәт алуга бәйле җинаять эше ачылган. Бу хакта Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко белдерде.

Алан Марзаев Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры вазифасында 2022 елның августыннан эшли. Элегрәк ул республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы булды. Вице-премьер вазифасына ул Раиф Абдрахимовны алыштырып килде. Вице-премьер төзелеш министрлыгы, транспорт министрлыгы һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының эшләрен көйләп тора.

Сентябрь сайлауларыннан соң һәм Радий Хәбиров вазифасына керешкәннән соң, Башкортстан хөкүмәте сафтан (отставкага) китте. Республика хөкүмәт йортының яңа җитәкчеләрен билгеләгәнче, бөтен министрлар һәм вице-премьерлар "вазифаларын башкаручы" буларак эшли.

  • Алан Марзаев 1973 елның маенда Төньяк Осетиянең Ардон шәһәрендә туган. Владикавказда авыл хуҗалыгы институтын, Мәскәүдә Хокук һәм идарә академиясен тәмамлаган.
  • 2019 елдан Башкортстанда эшли башлады, республика башлыгы ярдәмчесе, юл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты башлыгы, транспорт министры, торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы һәм вице-премьер вазифаларында эшләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!