Бүген, 11 ноябрьдә Башкортстан Югары мәхкәмәсендә "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимованың шикаяте каралды, дип җиткерә "Аспекты". Ул үзен Русия гаскәрен "кимсетү"дә (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе, 1 өлеше) гаепләп 30 мең сум штрафка тартулары турындагы карарны шикаять иткән. Штрафны Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Рәхимованың Украинадагы сугышта үлгән якташлары турындагы материалны үзенә күчереп алуы өчен суккан иде.
Рәхимова үзенең бу гамәлен Русиягә каршы кылынмады, һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашу иде, дип белдергән. Шулай ук ул мобилизацияләнгәннәргә булыштым, аларга кирәкле әйберләр җибәрдем дип искәрткән. Рәхимова бу гаепләүләр гаделсез һәм журналист эшчәнлеге белән бәйле үзеннәнүч алу өчен эшләнә, дип белдергән.
Рәүфә Рәхимованың шикаятен карау 2 декабрьгә күчерелде, дип җиткерә басма.
- "Пруфы" басмасын бер ел элек вафат булган Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовның туганнан туган сеңлесе Рәүфә Рәхимова оештырды.
- Элегрәк ул "Про Уфу" дип атала иде, 2021 елның апрелендә генә "Пруфы"га үзгәрттеләр. Басма Башкортстандагы иң популяр бәйсез басмаларның берсе булып санала һәм үзендә чыккан язмалар өчен берничә тапкыр республика хакимиятләре басымына дучар булды.
- 2018 елда Башкортстанның элеккеге башлыгы Рөстәм Хәмитовның хатыны Гөлшат Хәмитова үзенең намусы һәм абруен яклап басманы мәхкәмәгә биргән иде.
- 2019 елда "Про Уфу" журналистлары редакциягә Башкортстан хакимияте тарафыннан сәяси басым бара дип белдерде. Республиканың министрлыклары һәм кайбер оешмаларында сайтка керү томалана, сайтның үзенә вакыт-вакыт "көчле DDOS-һөҗүм" ясала диелде.
- 2020 елда "Про Уфу" медиасы хуҗасына, редакциягә һәм аның аерым журналистларына каршы Башкортстан түрәләре берничә шикаять бирде. Аерым алганда, Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин, "Башинформ" мөдирләр шурасының элекке рәисе Ростислав Морзагулов, Русия президенты каршында Башкортстан вәкиллеге хезмәткәре Азат Казакбаев "Про Уфу"да чыккан материаллардан соң үзләренең намусын һәм абруен яклау турында шикаятьләр юллады.
- Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.
- Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.
- Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
- Башкортстанда да мондый очраклар турында даими хәбәр ителә. Әйтик Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
Уфадагы мәхкәмә сугышка каршы постлары өчен Дмитрий Шаталинга 30 мең сум штраф салган иде. - Башкортстанда әләкләү очраклары да булып тора. Былтыр июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!