Башкортстанда быел чәчү эшләре 25%-ка кыйбатрак булырга мөмкин

Иллюстратив фото

Республикада 2025 елда игеннәр 2 млн 806 мең һектар мәйданга чәчеләчәк, шуларның 2 млн 204 мең һектары — сабан ашлыклары.

2025 елда Башкортстанда чәчү эшләре 25 процентка кыйбатланып, 30 млрд сумга җитәргә мөмкин. Бу хакта вице-премьер, республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов әйтте, дип яза РБК.

"Хәзерге вакытта аны финанслау өчен чыганаклар эзләү бара. Республикада 2025 елда игеннәр 2 млн 806 мең һектар мәйданга чәчеләчәк, шуларның 2 млн 204 мең һектары — сабан ашлыклары", дигән Фәйзрахманов.

Былтыр язгы кыр эшләре өчен республикада 24 млрд сум бүлеп бирелгән. 2023 ел белән чагыштырганда ул 7,5 процентка кыйммәткә төшкән. Ягулык алу өчен генә дә 2,5 млрд сум бүленгән. Иң тиз кыйммәтләнгән әйбер ягулык, дип яза басма.

  • Башкортстанда дизельне башлыча "Башнефть" сата. 2023 ел белән чагыштырганда, былтыр дизель бензины яз көне 25,6 процентка кыйбатланган иде һәм бер тоннасы өчен 52 мең сум урынына 65,3 мең сум торды.
  • Моңа нефть эшкәртү заводларына һөҗүмнәр, санкцияләр йогынты ясый. Ә ашлык бәясе артмый. Игенчеләрнең былтыр аңа кадәр җыеп алынган ашлыклары да сатылып бетмәгән иде. Авыл эшчәннәре язгы чәчүгә зур проблемнар белән төште.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!