Башкортстанда Фәнни-технологик үсеш дәүләт комитеты барлыкка киләчәк

Ул киләсе елның 1 февраленнән эшли башлаячак. Шул ук вакытта Башкортстан хөкүмәтен раслау мәсьәләсе озакка сузылды, ул әле дә расланмады. 

Башкортстанда Фәнни-технологик үсеш дәүләт комитеты барлыкка киләчәк. Ул 1 февральдән эшли башларга тиеш. Бу хакта бүген, 12 декабрьдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров әйтте, дип яза РБК.

Аның әйтүенчә 2030 елга кадәр үзләренең фәнни-технологик үсеш комплекслы программын булдырырга тиешле төбәкләр арасына Башкортстан да кергән. Бу тәҗрибәдә барлыгы 20 төбәк катнашачак.

Шулай ук ул Уфада федераль бюджет хисабына математика лицей-интернаты төзиячәкләрен әйткән.

— Бу бөтен республиканың сәләтле балалары өчен заманча үзәк, уникаль мәктәп булачак, аны бетереп чыккан укучылар белән бөтен ил горурланачак, — дигән Хәбиров.

Хәзерге вакытта хөкүмәт структурасында сигез дәүләт комитеты бар: ветеринария, юстиция эшләре, торак һәм төзелеш күзәтчелеге, көндәшлек сәясәте, яшьләр сәясәте, тарифлар, гадәттән тыш хәлләр һәм үзйөрешле машиналар белән башка төрдәге техниканың техник хәлен күзәтү комитетлары.

Шул ук вакытта Башкортстан хөкүмәтен раслау мәсьәләсе озакка сузылды, ул әле дә расланмады.

Декабрь башында "Туры элемтә" эфиры вакытында журналистлар Хәбировтан ни сәбәпле хөкүмәт әгъзаларының һаман да расланмавы турында сорадылар. Ул Башкортстан башлыгы булып сентябрь уртасында сайлануына карамастан, республика министрларын һаман да "вазифаларны башкаручы" статусында йөри. Хәбиров аңлатканча, бу мәсьәлә Мәскәүдә килештерү процессы белән бәйле. Ул якын арада һәрбер министр федераль министрлыкта расланырга тиеш диде.

Башкортстан премьер-министры булып Андрей Назаров калачак дип тә өстәде.

  • 8 сентябрьдә Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы булып сайланды.
  • Сайлаулар буенча бәйсез эксперт Ренат Факиев Радий Хәбировны республиканың легитим җитәкчесе дип атау мөмкин түгел дип белдерде. "Безнең мәгълүматларга күрә, сайлауда катнашучылар саны да, Хәбировка бирелгән тавышлар саны да якынча ике тапкыр арттырылган. Аның чын күрсәткече — 80% түгел, 40% тирәсе, — дип аңлатты ул.
  • Сентябрь сайлауларыннан соң һәм Радий Хәбиров вазифасына керешкәннән соң, Башкортстан хөкүмәте сафтан китте. Хәбировның сайлануына өч айга якын вакыт узуга карамастан, ул тәкъдим иткән хөкүмәт бүгенгә кадәр расланмаган. Сентябрь ахырында Башкортстан вице-премьеры вазифаларын башкаручы Алан Марзаев кулга алынды. Ул ришвәт алуда гаепләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!