Башкортстанда яшәүче хатын-кызларны аборт ясаудан тыеп калу өчен аларга балалар өчен бәйләнгән башмаклар тапшыра башлаганнар.
Стәрлетамак шәһәрендә "Православ хатын-кызлар берлеге" һәм җирле гыйбадәтханә атакае Евгений (Мышкин) "Тормыш шатлыгы" ( "Радость жизни") дигән чара башлап җибәргән.
Хатын-кызлар консультациясендә психологлар авырлы булуы турында белеп алган хатын-кызларга гыйбадәтханәгә йөрүчеләр бәйләгән бала башмаклары тапшыра. Чараны оештыручылар фикеренчә, бу аборт ясатыргамы, баланы табаргамы дигән сайлау алдында калучыларга "дөрес карарга килергә булыша".
Элегрәк Русия сәламәтлек саклау министрлыгы медицина күрсәткечләре булмаган килеш аборт ясатырга килгән хатын-кызларга психологик басымны арттырырга тәкъдим иткән иде. Министрлыкта УЗИ ясаган чакта хатын-кызларга яралгының рәсемен күрсәтергә, ә баланы барыбер төшертергә булганнарны йөклелеге өзелү куркынычы янаган хатыннар белән бер бүлмәгә яткырырга тәкъдим иттеләр.
- Русиядә аборт ясарга теләүче хатын-кызларны психологларга җибәрә башладылар. Мәсәлән 2023 ел ахырында Татарстанда Кризислы йөклелек республика үзәге ачылган иде, аларның районнарда филиаллары да бар. Биредә көмәнле хатын-кызлар белән акушер-гинекологлар һәм психологлар эшли, аларны аборт ясамаска үгетли.
- Соңгы елларда Русиядә, шул исәптән Башкортстан белән Татарстанда да демографик кризис күзәтелә.
2024 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Башкортстанда барлыгы 42,8 мең кеше үлгән. 2023 елның ун аенда 39,6 мең кеше үлгән булган.
- Туучылар саны кимегән. 2023 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Башкортстанда 29,9 мең бала туган, 2024 елда исә 27,9 мең бала туган. Халыкның табигый кимүе 9,7 мең кешедән 14,9 мең кешегә арткан.
- Татарстанда исә табигый кимү 61 процентка арткан. Соңгы сигез елда Татарстанда туучылар саны 35,5 процентка төшкән. 2024 елда республикада 35,4 мең бала туган.
- Русия хакимиятләре хатын-кызның абортка хокукларын чикләү чаралары турында актив фикер алыша. Беренче чиратта абортны тыюны Урыс православ чиркәве таләп итә. Бу мәсьәлә инде Русия думасына да килеп җитте.
- Татарстанда аборт ясатырга теләк белдерүчеләр ике этап аша уза: алар белән башта хатын-кызлар консультацияләрендә сөйләшәләр, әгәр дә мөрәҗәгать итүченең фикере үзгәрмәсә, аны Кризислы йөклелек республика үзәгенә җибәрәчәкләр.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!