Башкортстанда коеп яуган яңгырлар аркасында гадәттән тыш хәл кертмәкчеләр

Иллюстратив фото

Шул ук вакытта Башкортстанның явым-төшем күп булган Бөрҗән, Салават, Баймак, Көергәзе, Кыйгы районнарында авыл кешеләренең печән әзерли алмавына борчу белдерәләр. Аларга акчалата ярдәм бирү ниятләнә.

Башкортстанда туфракның чамадан тыш дымлануы аркасында гадәттән тыш хәл кертелергә мөмкин. Бу хакта Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов белдерде, дип яза "Башинформ".

Министр әйтүенчә, урып-җыю эшләре әле ике атна элек үк башланырга тиеш булган, тик моңа көчле яңгырлар комачау итә.

"Республика буйлап карасак явым-төшем өч айлык норма күләмендә булды. Кайбер районнарда — алты айлык. 15 августка кадәр һава торышынды яхшы якка үзгәреш әллә ни юк", дигән Фәйзрахманов һәм туфракның чамадан тыш дымлануы белән бәйле бөтен Башкортстанда гадәттән тыш хәл кертү турында документ әзерләүләрен әйткән.

Шул ук вакытта Башкортстанның явым-төшем күп булган Бөрҗән, Салават, Баймак, Көергәзе, Кыйгы районнарында авыл кешеләренең печән әзерли алмавына борчу белдерәләр. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров аларга ярдәм итәргә кирәк, кышка печән әзерли алмагач, авыл кешесе терлеген бетерергә мәҗбүр булачак , ди.

Башкортстан башлыгы кушуы белән ике атна эчендә авыл кешеләренә печән сатып алырга ничә сум кирәк булачагын ачыклап, бу ярдәмне бирү әмәле билгеләнәчәк диелә.

  • Күптән түгел Башкортстанда көчле яңгырлар аркасында берничә районны су басты. Су басулар инфраструктурага да нык зыян салган: юллар җимерелгән, биналарга зыян килгән иде.
  • Элегрәк Башинформ көчле яңгырлардан соң су басулар аркасында Башкортстанда 22 чакрым озынлыкта машина юллары зарарланган, дип җиткерде. Килгән зыянның күләме якынча 67 млн сум дип бәяләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!